Азнакай муниципаль районында мәктәп укучыларына һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек пакетлары таратылачак.

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

 Азнакай муниципаль районында мәктәп укучыларына һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек пакетлары таратылачак.

Азык-төлек җыелмаларын гомуми белем бирү мәктәпләренең 6705 укучысы алачак. Укучыларны тукландыруга  1 көнгә 7 сум 70 тиен бүлеп бирелә. Апрель-май айларына бу 350 сумны тәшкил итәчәк.

Мәктәп укучыларына азык-төлек пакетларын аерым график буенча мәктәп укытучылары һәм штаб волонтерлары алып киләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел уку елын үзгәрешсез төгәлләү күз алдына тотыла: 25 майда – башлангыч һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының, 31 майда – калган классларның укулары тәмамлана.

Моннан тыш, район җитәкчелеге инициативасы белән мохтаҗ күпбалалы гаиләләргә һәм ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек җыелмалары өләшү планлаштырыла. Бүгенге көндә 200 пакет инде таратылган. Район җитәкчелеге әлеге акцияне башлап җибәреп, бер көнлек хезмәт хакын азык-төлек җыелмалары сатып алу өчен фондка күчерде.  Район башлыгы предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен, район Советы һәм шәһәр Советы депутатларын әлеге игелек акциясенә кушылырга чакырды.

Акциягә кушылу буенча сораулар белән 7-24-61 һәм 7-48-68 телефоннары аша  мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International