Ватанны янгыннардан саклау- шундый һөнәр бар

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

30 апрельдә Азнакай янгын сүндерү һәм коткаругарнизонының шәхси составы үзенең һөнәрибәйрәмен-Россия янгын сүндерү хезмәте көненбилгеләп үтә. 2020 ел Россия гадәттән тыш хәлләрминистрлыгының 30 еллыгы һәм Татарстан Республикасында Гадәттән тыш ведомство оешуның 25 еллыгы белән истәлекле. 

      Янгын сүндерүнең күпьеллык тарихы Ватаныбызның тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 1917 елның октябреннән соң, яшь Совет Россиясе барлыкка килгән елларда янгын сүндерүчеләр аграр дәүләтне куәтле индустриаль державага әйләндергән бөтен ил буенча масштаблы төзелешләрдә янгыннардан саклау буенча вахтаалып баралар. Бөек Ватан сугышының кырыс көннәрендә совет шәһәрләрендә һәм бистәләрендә янгын сүндерүчеләр ут белән бомбалар астында көрәштеләр, фронтка булачак Җиңү коралларын китереп торучы заводлар янгынын сүндерделәр, сугышчы илнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче фабрикаларда ут сүндерделәр. Сугыштан соңгы елларда күп кенә элеккеге фронтовиклар тормышларын янгын эше белән бәйлиләр – кемдер хәрби һөнәргә әйләнеп кайта, ә кемдер Ватанны, инде эчке «дошман», янгыннардан саклауны дәвам итәргә карар кыла. Бөек Ватан сугышын узган ветераннар иң яхшы хәрби традицияләргә нигез салдылар, аларны әле дә янгын саклавында олылыйлар – менә дигән белем, югары дисциплина, максатка ирешү, хезмәт бурычына тугрылык, җиңү, кешеләрне коткару өчен үзләрен корбан итәргә әзер. 

     Бүгенге янгын сагы ветераннары совет елларында янгын куркынычсызлыгы системасын төзеделәр һәм үстерделәр, 90нчы еллардан соңгы авыр чорда авырлыклар кичерделәр, ләкин үз һөнәрләренә тугры калдылар, янгын эше нигезләрен җимерергә мөмкинлек бирмәделәр. Алар Россия янгын сүндерүчеләренең хәзерге буынына янгын саклау гореф-гадәтләрен ничек хормэтлэргэ кирәклеген күрсәттеләр.

       Узган еллар эчендә янгын сакчылыгында ведомстволар алмашынды, форма киеменең төсләре һәм фасоннары алышынды, әмма янгын сүндерүчеләр һәрвакыт рухы буенча коткаручылар булдылар, чөнки алар бүген хаклы рәвештә Россия ГТХМ флагы астында хезмәт итәләр. 

Янгын сүндерүче һөнәре авыр, әмма бик кирәк. Янгын стихиясеннән саклап, янгын сүндерүчеләр куркынычсыз тормыш һәм хезмәт шартларын тәэмин итүгә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр.

      Янгын сагы эшчәнлеге күпкырлы, бу килеп чыккан янгыннарны бетерү генә түгел, ә янгыннарны булдырмау, янгыннарны уңышлы сүндерү өчен шартлар тудыру буенча җентекле эш тә. Ут барысын да үз юлында юк итә, ә янгынны кисәтү, ут юлына киртә кую, утны тиз арада бетерү өчен шартлар әзерләү – янгын сагы хезмәткәрләренең төп бурычы. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре предприятиеләрне, оешмаларны һәм учреждениеләрне янгынга каршы саклауны тәэмин итү буенча зур көч куялар, халык белән киң эш алып баралар. «Татнефть» һәм «Транснефть» компанияләре предприятиеләрендә 24 нче һәм 12 нче янгын-коткару частьләренең инженер-инспекторлык составы көн саен янгын куркынычы булган сәнәгать производстволарын янгынга каршы саклау буенча армый-талмый эш алып баралар. 87 нче, 24 нче, 12 нче янгын сүндерү һәм коткару частьләренең, Актүбә, Җиңү бистәсе, Чалпы авылыянгын постларының дежур сменалары мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә әзер булып торалар, чөнки дәүләт янгынга каршы хезмәте-Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң мобиль һәм оператив бүлекчәсе. Янгын сүндерүчеләр халыкка янгыннар килеп чыкканда гына түгел, юл-транспорт һәлакәтләрендә, техноген аварияләрдә, табигый бәла-казаларда да ярдәм итә алалар, коткаручылар медиклар килгәнче зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә ия. Тәүлек буе хезмәт итүче янгын сүндерүчеләр-коткаручылар-безнең тынычлыкның гарантлары.

      Азнакай янгын сүндерүчеләре катлаулы эпидемиологик хәлдә үз хезмәтләрен дәвам итә.Коронавирус йогышы таралу куркынычы янаган аерым шартлар янгын сүндерүчеләргә безнең район янгыннарын саклау буенча вахта тотарга комачауламый, теләсә кайсы вакытта һәм теләсә нинди шартларда алар ярдәмгә килергә әзер.

 

 

Рөстәм Хәйруллин, Азнакай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы

Булат Шәйхетдинов, Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы

Салават Сәлахов, 24 янгын сүндерү һәм коткарубүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International