Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар!

23 май 2020 ел., шимбә

Хөрмәтле
мөселманнарыбыз!
Кадерле райондашлар!

Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Рамазан ае -  һәрбер мөселман өчен зур сынау. Быел ул барчабыз өчен дә  тагын да авыррак чорда, дөньякүләм пандемия шартларында узды. Ләкин нинди генә кыенклыклар булуга карамастан мөселман халкыбыз ураза аен  матур итеп, тиешле шартларны үтәп сабырлык белән үткәреп җибәрде. 

Изге айда районыбыз халкы  тату, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәде, уй-ниятләребезне Аллаһның мәрхәмәтен яулауга, бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Шушы айда кылган изгелекләрегез, хезмәтләрегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

Рамазан бәйрәме җир йөзенә иң изге кыйммәтләрне тарата, эчке дөньябызны камилләштерә.  Якыннарыбыз турында кайгыртып, мохтаҗларга ярдәм итеп, мәхәббәт, күркәм омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк.  

Короновирус йоктыруны булдырмас өчен дәүләт тарафыннан кертелгән чикләүләр сәбәпле  Рамазан бәйрәмен дә без өйләрдә, гаилә белән үткәрәчәкбез. Бәйрәмебезне үзенчәлекле шартларда уздырсак та авырлыклар безгә тагын да көчлерәк рух, гаилә һәм туганнар бердәмлеген арттырыр дип ышанам. Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә  иман һәм мәрхәмәтлек нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан тынычлыгы, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын!  Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!                                         Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, хөрмәтле райондашларым!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования