Без барыбыз да коронавирус йогышы белән бәйле чикләү чаралары бетерелер дип өметләнәбез, һәм, һичшиксез, бу мизгелне каникуллары башланган мәктәп укучылары көтә. Быел җәйге лагерьларга балалар килү сезонын кичектерергә туры килде, әмма аңа әзерлек бара инде. Бу көннәрдә янгын сүндерү хезмәткәрләре балалар сәламәтләндерү лагерьларының мәктәп укучыларын кабул итүгә әзерлеген тикшерде. Азнакай муниципаль районы буенча надзор эшчәнлеге, профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Ирек Миңнеханов һәм 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары Александр Никулин «Березка» сәламәтләндерү үзәге директоры Регина Хамитова белән берлектәкомплекслы янгын-профилактик тикшеру уткерделәр. Балалар лагерьларын караганда, тикшерүгә җәлеп ителгән ООО «Экосистема» белгечләре белән берлектә автоматик янгын сигнализациясе җайланмаларының һәм янгын турында хәбәр итү системаларының техник торышына аерым игътибар бирелде. Балалар лагерьлары территориясендәге биналар электр челтәрләрен монтажлаганда һәм эксплуатацияләгәндә янгынга каршы нормаларны үтәү буенча тикшерелде, беренче янгын сүндерү чаралары, эвакуация һәм чыгу юллары җентекләп каралды, ә сакчылык персоналында янгын чыккан очракта аларның эш-гамәлләрен белүләре тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча янгын-профилактик тикшерүдә катнашучылар ачыкланган җитешсезлекләр буенча консультатив киңәшмә үткәрделәр, балалар лагерьлары биналарын янгынга каршы торышка китерү буенча конкрет чаралар билгеләнде.
24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге пресса хезмэте