Электрон сәүдә кысаларында бизнес үсешенең өстенлекләре турында Ozon компаниясе сөйләячәк

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Электрон сәүдә кысаларында бизнес үсешенең өстенлекләре турында Ozon компаниясе сөйләячәк

 

       ТР Икътисад министрлыгы, Россиянең эре интернет-ритейлеры-Ozon компаниясе белән берлектә, Татарстан эшкуарлары өчен «Ozon Маркетплейсы: эшкуарлар өчен яңа мөмкинлекләр»дигән белем бирү вебинары әзерләде.

      Күпләп-ваклап сату сәүдәсенең гомуми кимүе фонында интернет-сәүдә базары тотрыклы үсеш күрсәтә. Соңгы 3 айда республика товар белән тәэмин итүчеләр саны һәм аларны онлайн-платформаларда сату күләме 1,5 тапкырга артты.

       Вебинар кысаларында Татарстан эшкуарлары, бизнесның нинди зурлыкта блуына карамастан, Ozon мәйданчыгында товарларны сата башлау һәм бөтен ил масштабында сатуны ничек оештыру турында беләчәкләр.

Моннан тыш, вебинар программасында сату старты – логистика схемаларыннан башлап, табышны мәйданчыкта алга этәрү өчен күрсәтмә биреләчәк, шулай ук төбәк эшкуарлары өчен e-commerce базарында яңа урыннар тәкъдим ителәчәк.

          Вебинар 2020 елның 9 июнендә 11: 00-12: 30 сәгатьтә узачак.  Вебинарны үткәрәчәкләр: Чалова Дарья-Ozon индустрия һәм корпоратив мөнәсәбәтләр буенча әйдәп баручы менеджер һәм Дудин Евгений Ozon компаниясенең категорияле менеджеры.

         Вебинар товарлар сатуны онлай режимга күчерергә, бөтен Россия буйлап товарлар сатарга, бизнесның масштабын арттырыга теләүчеләргә  файдалы булачак.

      Белем бирү вебинарында катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: https://internet-platforma--event.timepad.ru/event/1325119/

Чара башланганчы бер сәгать кала без сезгә трансляциягә сылтама җибәрәчәкбез.

      Ozon — Россиядә иң эре интернет-мәйданчыкларның берсе-тәүлегенә 3,5 млн уникаль кулланучы. Ozon ассортиментында 24 категориядә 5 миллионнан артык товар атамасы бар: китаплар һәм кием-салымнан алып азык-төлек продуктлары һәм сәламәтлек өчен товарлар. Аларның 80% тан артыграгын маркетплейс сатучылары формалаштыра — бүген алар арасында 10 500 катнашучы бар.

      Ozon бу исемлекне даими рәвештә киңәйтә һәм үз партнерларына ярдәм итеп тора. Мәсәлән, аларга p2b-платформу Ozon.Invest аша финансалау мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә,  аның ярдәмендә сатучылар займны ике тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә алырга мөмкин, заем алганнан соң, якынча 3 ай вакыт эчендә, Ozon партнерлары үз әйләнешен 40% ка арттыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International