Илбәк авылында яшәүче Зәкия Гыйльфанова туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бер гасырга якын гомер кичергән Зәкия Солтангир кызына ачлык, колхозлашу, Бөек ватан сугышы елларын, аннан соңгы җимереклекләрне торгызу авырлыкларын күрергә, үз җилкәсендә татырга туры килә. Ул гомере буена ару-талуны белми эшләгән, тырышкан. Кайда гына булса да, намус белән хезмәт итә. Озын гомерлелегенең дә сере, мөгаен, шушындадыр. Тормыш иптәшеннән тол калып, ун балага үз фатихасын биреп, олы тормыш юлына озатучы ана да ул. Билгеле, авыр да булгандыр, аның каравы бүген Зәкия әби бәхетле һәм аның төп бәхете – балалары, оныклары, оныкчыклары! Менә шулай итеп бәхетле ана үз куллары белән кадерләп үстергән чәчәклек арасында куанып яши. Бүгенге көндә Зәкия Гыйльфанова кызы Мөнирә Абдулвәлиева кайгыртуында тәрбияләнә. Ул бик бай әби - егерме оныгы, унтугыз оныкчыгы бар.