Депутатлар каравына шулай ук Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында карар проекты куелды. Аның белән район башкарма комитетының оештыру-кадрлар тәэмин ителеше бүлеге начальнигы Рәмзия Мөстәкыймова таныштырды.
Утырышта каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Һәр утырышта аерым депутатлар эшчәнлегенә хисап тоту традициясе буенча бу юлы сүз Азнакай шәһәре 20 нче сайлау округы буенча шәһәр Советы депутаты Рәшит Сафиуллинга, Балтач авыл биләмәсе буенча район Советы депутаты, “Азнакайнефть” идарәсе начальнигының капиталь төзелеш буенча урынбасары Ринат Ахуновка, Татшуган авыл биләмәсе буенча район Советы депутаты, “Юлстрой” ҖЧҖ директоры Ирек Вафинга бирелде. Әлбәттә, сайлаучылары алдында биргән вәгъдәсен онытмаган, аларның наказларын намус белән үтәргә алынган депутатның күрсәткән эше дә, бу хакта сөйләр сүзе дә бар. Ә менә кыл да кыймылдатмаган, сайлаучылары гозерләренә исе дә китмәгәннәре хисап тотасы урынга буш, кызыл сүзләр, урынсыз дәгъвалардан ары китә алмый. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, газета укучыларыбыз депутатларның җирле басма аша да хисап тотуын таләп итә. Алар сайлаучыларының бу теләгенә һич тә каршы килмәс, дип уйлыйбыз.