Әйе, әле кайчан гына “Тукай” ҖЧҖдә шаулап-гөрләп республика дәрәҗәсендә семинар-киңәшмә узган иде. “Тын алырга” да өлгермәделәр, тукайлылар районда иң беренчеләрдән булып хуҗалыкларда хисап җыелышларын башлап җибәрде.
Чубар Абдул авылы мәдәният йорты авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән шыгрым тулы иде. Хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков еллык эшкә йомгак ясап, тирән эчтәлекле доклад белән чыкты. Тукайлыларның эш күрсәткечләре сөенечле. Алар районда иң югары уңыш җыйнап алучылар. Гектарыннан ул уртача 36,6 центнер чыккан. Киләсе ел уңышына ныклы нигез салынган. Чәчүлек җирләр үзвакытында сыйфатлы итеп эшкәртелгән, җитәрлек дәрәҗәдә чәчүлек орлык хәзерләнгән.