Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Үзеңнеке тәмлерәк
2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Шимбә көнне Азнакай шәһәре Мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды.
Иртәнге яктылык иңәргә дә өлгермәгән, ә шәһәрдә ярминкә гөрли иде инде. “Кәримов” КФХ, “Марс” ҖЧҖ, “Таллы Бүләк” АХҖК дан килгән машиналарны халык сырып алган. Арзан гына бәядән яңа суйган терлек итен (200 сумнан) кемнең аласы килмәс икән? Таллы Бүләклеләр – 70, “Кәримов” КФХ – 46, “Марс” ҖЧҖ – 40 мең сумлык мөгезле эре терлек ите сатты. Ярминкәгә килгән халык бер уңайдан тәмле шашлыктан да авыз итеп китте. “Сәлахова” шәхси предприятиесе 22 500лек шашлык сатарга өлгерде.
Җаның ни тели бар да бар бүген. Әнә, шәхси эшмәкәрләр – Мөҗиповлар эре-эре бройлер тавыкларын тезеп куйганнар. Кибеттә сатыла торган зәңгәрләнеп беткән, ашка өресе дә чыкмый торган тавык түгел инде бу. Яңа суйган чып-чын, симез авыл тавыклары, бәясе кибеттәгедән әллә ни кыйммәт тә түгел. 52 500лек продукцияне сатып та куйдылар. Мәлбагыштан эшмәкәр Хөсәеновлар казның яңа суйганын, ысланганын да алып килгәннәр, бәлеш пешерергә баш-аягы да бар. Биредә дә 50 түшкә каздан берни дә калмады. Гомәровларның үз ярдәмче хуҗалыкларында җитештерелгән балы да сатып алучылар күңеленә хуш килде.
Азнакайда сатып алучылар өчен дә, сатучылар өчен дә файдалы булган мондый ярминкәләрнең узуын тирә-юнь районнардагы эшмәкәрләр дә белеп алган икән. Әнә, Айрат Галиуллин Алексеевский районыннан ук килеп җиткән. 50 кило яңа тоткан балык сатты ул бу көнне.
– Мондый ярминкәләрне оештыручыларга рәхмәттән башка бер сүзебез юк, – ди сумка-кәрзиннәрен тутырып кайтырга чыккан Наҗия апа. – Алга таба да шулай дәвам итсен. – Үз җиребездә җитештерелгән продукцияне шикләнмичә алабыз. Арзан да, тәмле дә, сайлап алырга да мөмкинлек бар. Авыл сөте, каймагы, мае да булса, тагы да яхшырак булыр иде.
Бу көнне Актүбә бистәсендә дә ярминкә гөрләде. Мөстәкыймов исемендәге, “Союз-Агро” ҖЧҖләр, “Шәрипова” шәхси предприятиесе 200әр килограмм мөгезле эре терлек ите саттылар.
Киләчәктә шәхси хуҗалыклар, фермерлар, эшмәкәрләр тагын да активрак булып, үз продукциясен тәкъдим итәр дигән теләктә калабыз.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз