Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Азнакай курчаклары Универсиадага әзерләнә
2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
– Мин әби-бабам янына еш кунакка кайта идем, – дип искә ала Галина Герк үзенең балачак елларын. – Әтием Альвис немец булса, әниемнең туган яклары Азнакай районы Ирекле авылына килеп тоташа. Мин су буенда йөрергә, табигать белән хозурланырга, елга балчыгыннан төрле уенчыклар әвәләргә ярата идем. Үсә төшкәч, ситсыга бизәкләр төшереп курчакларга күлмәкләр тегә, пейзаж, портретлар ясый башладым.
Шушы мавыгуы Галинаны Лениногорск музыка-рәсем педагогия училищесына алып килә. Аны уңышлы гына тәмамлаган кыз Азнакайдагы 4нче урта мәктәпкә рәсем, сызым укытучысы булып кайта. Ләкин күңелендә кайнаган иҗат дәрте, үз сәләтен талантлы балаларга җиткерү теләге мәктәп диварларына гына сыешмый. Форсаты да туа – Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате бүлеге җитәкчесе кирәк икән. Биредә ул балаларга сәнгать серләрен өйрәтү, гүзәллеккә мәхәббәт уяту өчен бар көчен куя. Аның укучылары Республика, региональ конкурсларда катнашып, даими рәвештә призлы урыннар алып килә. Мәсәлән, Казанның 1000 еллыгына багышланган халык иҗаты күргәзмәсендә катнашып, диплом белән бүләкләнәләр. Алар ук “Этномириада” халыкара ачык конкурс дипломантлары. Гомумән, Галина Геркның үзенә, коллективка бирелгән диплом, грамота, Рәхмәт хатларының иге-чиге юк. Алар арасында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты халык сәнгать кәсебе үзәге, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. Укучыларының күпчелеге бүгенге көндә сәнгать юлын сайлаган. Шушы өлкәдә иҗат итәләр, укыталар. Кечкенәдән үк әнисе янында кайнашкан Олеся да тормыш юлын аның кебек сәнгать белән бәйли. Казан дәүләт мәдәният
һәм сәнгать университетында уку белән бергә сәнгать мәктәбендә декоратив сәнгать дәресләрен бирә.
Ел артыннан ел уза, ләкин Галина Геркны Азнакайда халык кәсебе йортын ачу хыялы беркайчан да ташламый. Шул нияте белән дистә еллар дәвамында җитәкчеләр тупсасын таптый.
Һәм менә килә ул куанычлы көн: 2012 елның 1 мартында “Азнакай сувенирлары” кәсеп йорты ачыла. Аны ачуны тизләтүдә яңа килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллинның өлеше зур була.
– Аның Азнакайда ачылуына куанам, – ди кәсеп йорты җитәкчесе Галина Альвисовна сөенечен яшерә алмыйча. – Сувенир кибетләренең кытай продукциясе белән тулуына җан әрнеп куя. Үз кәсепчеләребезнең чын сәнгать әсәрләрен ул товарлардан аерырга күптән вакыт җитте. Без кул эшләре осталарының талантларын ачу, сәнгатебезне үстерү юнәлешендә мөмкин булганның барын да эшләргә тырышабыз. Бүгенге көндә Универсиадага хәзерләнәбез. Анда курчаклар әзерләп алып барырга тиешбез. Курчаклар – районның визит карточкасы. Азнакайга кызыллык китермәс, сынатмас өчен бар тырышлыгыбызны куябыз.
Тырышлык бушка китми. Бүгенге көндә Азнакай курчаклары якын-тирә район, шәһәрләргә генә түгел, чит илләргә дә юл ала. Бу якларга кунакка килүчеләр, чит җирләргә чыгучылар да бүләк итеп, татар халкының милли киемнәрен кигән, җан җылысы белән эшләнгән шушы курчакларны үз итә.
Кәсеп йорты дистәгә якын кешене эш белән тәэмин иткән. Аларның күпчелеге инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр. Эшмәкәр ханым киләчәктә үз эшчәнлеген тагын да киңәйтү, күбрәк эш урыннары булдыру, яңа бизәкләр, эш алымнарын үзләштерүдә армый-талмый эшли. Тормыш сынаулары алдында сыгылса да сынмаган (узган ел аның газиз улы мәңгелеккә күзләрен йомган), матур тормышка кызыгып, яраткан шөгылен, торган җирен ташламаган (аның туганнары Германиядә) бу кыю йөрәкле, кырыс һәм бер үк вакытта йомшак күңелле ханымга сокланмый мөмкин түгел.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз