Җәйге янгын куркынычы сезоны – уяулык һәм саклык чоры

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Җәйге чорда, нефть предприятиеләре территориясе табигый янгыннарга бәйле зыян китерү куркынычына дучар булганда, бигрәк тә сәнәгать объектларын утлы стихиядән сакларга ярдәм итәчәк һәм мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга тиешле куркынычсызлык таләпләрен үтәү мөһим.

Шуны истә тотарга кирәк- табигать янгыннары нефть объектларына гына куркыныч янамый, сәнәгать объектларында мөмкин булган янгыннар да утның якын-тирә табигать территорияләренә таралуына китерергә мөмкин. Тотрыклы эссе һәм коры һава торышы аркасында, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү аеруча мөһим. Көн саен нефть промыселларында дистәләгән ут эшләре үткәрелә. Ут белән игътибарсыз һәм саксыз эш итү, янгын китергән зыянның сәбәбе булырга мөмкин.

Аңлашыла, янгыннар белән генә түгел, ә аларның сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, шул исәптән ут белән эш иткәндә дә көрәшергә кирәк. Янгын профилактикасының мәгънәсе шунда, аның максаты-янгынны кисәтү. Битараф һәм ваемсыз булырга ярамый, һәр хезмәткәр янгын куркынычының чынлыгын аңларга, ут чыганаклары белән эш иткәндә сак булырга һәм ут эшләрен алып барганда куркынычсызлыкның гади таләпләрен тайпылышсыз үтәргә тиеш.

Янгын куркынычы янаган җәйге сезон вакытында нефть объектлары өчен куркынычсызлык кагыйдәләре шактый гади, аларны тайпылышсыз сакларга гына кирәк. Сәнәгать объектлары территориясендә янгынга каршы режимны төгәл үтәргә генә түгел, объектлар территориясен тиешле янгынга каршы хәлдә тотарга – нефть агып чыкканны бетерергә, территория һәм технологик җиһазларның чисталыгын күзәтергә, коры үләнне, ягулык калдыкларын һәм чүп-чарны үз вакытында җыештырырга кирәк. Янгын куркынычы булган нефть объекты территориясенә, сәнәгать җайланмалары тирәсендә (скважиналар, төркем үлчәү җайланмалары, дожимной  насослары, резервуар парклар, компрессор станцияләре) табигый янгын таралу мөмкинлеген булдырмас өчен, даими рәвештә үләннән чистартып торырга кирәк – кояш астындагы чирәм тиз кибә һәм ут өчен әзер «азык» булып тора.

Янгын куркынычы янаган объектлар янындагы территория куаклардан, ягулык – майлау материалларыннан чистартылырга һәм даими рәвештә чиста булырга тиеш- җир бүлеп бирелгән чикләрдә нинди дә булса ягулык матдәләре һәм материалларны сакларга ярамый. Янгын куркынычы булган объектларны урманнан аерып торучы саклау минераллаштырылган полосаларны төзек хәлдә тоту мөһим әһәмияткә ия. Минераллаштырылган полосалар даими рәвештә үләнле үсемлектән һәм чүп- чардан чистартылырга тиеш, югыйсә чүпләнгән үләннәрдән, «янгынга каршы» киртәләрдән бернинди файда да булмаячак!

Табигый янгын (үлән, урман, куаклар януы) табылса, янгын куркынычы булган җитештерү объектына янарга мөмкин, объектларны саклау буенча кичекмәстән чаралар күрергә кирәк. Барыннан да элек, бердәм диспетчерлык хезмәтенә һәм 24 янгын сүндерү-коткару бүлегенә ут таралу куркынычы турында хәбәр итәргә. Объектка янаучы утны сүндерергә, булган беренчел янгын сүндерү чараларын әзерләргә кирәк. Әгәр табигый янгын уты объект ягына тарала икән, аның якынаюын булдырмау буенча чаралар күрергә – ут сүндергечләр, ком белән кулланырга кирәк.

Янгынга каршы яклау өчен, янгын сүндерү чарасының күләме югары булган күчмә порошок ут сүндергечләре нәтиҗәле. Янгын сүндергечләрне дөрес кулланган вакытта янгынны башлангыч стадиядә тиз арада юкка чыгарырга, янгынның күрше технологик җайланмаларга, аппаратларга таралуын бетерергә мөмкин. Нефть промыселлары объектларының, кагыйдә буларак, якындагы янгын бүлекчәсеннән шактый ераклыкта булуын исәпкә алып, күчмә ут сүндергечләрне куллану-янгыннан саклану өчен яхшы ысул.

Күчмә порошоклы ут сүндергечләрне максималь тиз һәм уңышлы куллану өчен, белергә һәм истә тотарга кирәк:

- ут сүндергеч белән эшләү өчен 2 кеше таләп ителә, берсе янгын урынына ут сүндергеч бирә, икенчесе-аның эше белән идарә итә;

- күчмә ут сүндергечнең эш вакыты – 20 секунд, порошок агымын чыгару озынлыгы-6 метр;

- янгынны сүндергәндә, порошок агымын янган өслекнең алгы фронтына җибәрергә кирәк;

- технологик җиһазлардан янгынны сүндергәндә башта сыеклыкны аннары  җиһазларны сүндерергә кирәк.

 

 

 

 

 

Александр Никулин,

24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International