Я кайсы гына малай кечкенә чакта әтисе, я бабасы янына машинага утырып дөнья гизәргә яратмый. Кечкенә Рамил дә бабаларының машиналарыннан төшми. УПНП КРСта слесарь, диспетчер, аннан мастер дәрәҗәсенә күтәрелә, читтән торып Уфа нефть институтын да тәмамлый егет. Әмма хыялында йөрткән юл, транспорт һаман аны үзенә чакыра. Тота да бөтенләе белән таксига күчә, үзенең шәхси предприятиесен ачып җибәрү теләге белән яна башлый. Уңышлы гына нефть предприятиесендә эшләп йөргән егет нигә шулай кискен борылыш ясаган соң? Бу хакта сорагач эшмәкәр:
– Мин вакытны югалтам дип уйладым. Яшь чагында, көчең, энергияң ташып торганда, күңелең белән тагын да зуррак, кешеләр өчен кирәклерәк эш башкарырга мөмкинлегең барлыгын тоеп торганда, нигә әле ул хыялны тормышка ашырмаска.
Үз көченә ышанган, ныклы карарга килгән Шәйхлисламов ялгышмый. Үр артыннан үр яулана. “Спутник” шәхси предприятиесендә эшчәнлеген башлап җибәрүенә дә дистә елга якын вакыт үткән. Аннан “Апельсин” пассажирлар агетлыгы. Ә бүгенге көндә инде ул “ФРИВЭЙ” ҖЧҖгә җитәкчелек итүне дә үз өстенә алган. Барлыгы 125 кешене эш белән тәэмин иткән. Шәһәр, шәһәрара маршрутлар, мәктәп, “кольцо” автобуслары – барысы да шушы җәмгыять карамагында.
Транспорт хезмәте җиңел тармак түгел. Әледән-әле бензин бәясе артып кына тора. Кайчагында чыгымнар керемнәрдән артып та китә, ә маршрутны өзәргә ярамый. Әмма мондый егетләр проблемаларны чишү юлын һәрчак таба ул.
– Безнең төп бурыч – пассажирлар ышанычын югалтмау. Аларга уңайлы булсын өчен барын да эшлибез. Киләчәктә булган техниканы яңартуга зур көч куячакбыз, – ди җәмгыять җитәкчесе.
Р. Шәйхлисламов үрнәк гаилә башлыгы да.Тормыш иптәше Лена белән алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА