Корылык- янгынның иң якын дусты.

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре - иң авыр һәм җаваплы
профессияләренең берсе. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кеше
гаебе аркасында килеп чыккан янгыннарны сүндерү белән мәшгуль.
Тик халык гына шуны аңламый. Язлар җитү белән караңгы көзгә кадәр
хуҗалыкларда чүптән арыну башлана, әлеге эшләр авыл хуҗалыгында бик тә
киң таралган. Печән өсте үтү белән хуҗалык үз тормышларын куркыныч
астына куеп, печән чүпләрен ишек алларында яндыра. Көннәр җилле булу
аркасында бу бик аяныч та тәмамланырга мөмкин. Печән, коры-сары - бу
янгыннарга тиз бирешүчән эйберләр. Аларны бик күп көч туплап янгыннан
сакларга, чүпләрне яндырмаска тәләп ителә. Печән әзерләгән вакытта да
печән өемнәрен өйгә, хуҗалык корылмаларына, электр линияләренә якын
куярга ярамый. Чүп өемнәренә дә, махсус, җыештырып ыргытыла торган
урыннар булуы ихтимал.
Шуңа да җәйге сезон вакытында янгын куркынычсызлыгы
таләпләренең үтәлеше бик тә мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International