Азнакай укучылары Халыкара космос станциясе белән элемтәгә чыктылар

2020 елның 11 августы, сишәмбе

"Ерак" һәм "космик радиоэлемтә" проектын тормышка ашыру кысаларында, Россия радиосөючеләр берлегенең Татарстан Республикасы Азнакай районы буенча җирле бүлекчәсе ,район советы, "Татнефть" ГАҖ һәм ДОСААФ белән берлектә, космонавтлар белән радиоэлемтә сеансларын үткәрделәр.
Азнакай егетләренә ХКС экипажы әгъзалары Иван Вагнер һәм Анатолий Иванишин белән аралашу мөмкинлеге бирелде.
Җиһазлар - ике антенна, V5U7 stv-ural иярчен, элеваторлы G-5500 әйләнеш җайланмасы, GS-232B интерфейсы , Орбитрон программасы ,IC-9700 трансиверы кулланылган.Болар барысы да грант акчасына сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International