Яшен вакытында үзеңне ничек сакларга

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Вакыт-вакыт табигать күренешләре матурлыкны гына түгел, ә кеше тормышы өчен куркынычын да үз эченә ала. Куркынычсызлыкка зыян китерергә мөмкин булган шундый күренешләрнең берсе-яшен. Кагыйдә буларак, ул елның җылы вакытында барлыкка килә. Яшен сугу аеруча куркыныч тудыра.

Яшен куркыныч шул очракта, кайчан ялкыннан сон нык кук кукри. Бу очракта кичекмәстән саклык чараларын күрегез.

Әгәр сез авыл җирендә торасыз икән: тәрәзәләрне, ишекләрне, төтен чыга торган  һәм вентиляция ачыклыкларын ябыгыз. Мичне якмагыз, чөнки югары температуралы газлар мич торбасынан чыкканда тубән каршылыкка ия. Телефон буенча сөйләшмәгез: яшен кайчагында баганалар арасында сузылган чыбыкларга эләгә.

Яшен яшнәгән вакытта, электр үткәргечләре янында булмау, яшенне куу җиһазыннан ерак булу, түбәдән, антеннадан аккан су тамчыларыннан саклану мөһим, тәрәзә янында басып тормагыз, мөмкин булганча телевизор, радио һәм башка электр-көнкүреш приборларын сүндерегез.

Әгәр сез урманда калгансыз икән, урманның түбәнерәк урнашкан   җирендә качарга тырышыгыз. Югары агачлар, бигрәк тә нарат, имән һәм тирәкләр арасында качарга ярамый. Су буе тирәсеннән  аскы өлешкә таба китүегез сорала.

Далада, кырда яки ачыклык булган җирдә калгансыз икән, электр тогын бөтен гәүдәгезгә җәлеп итеп, җиргә ятмагыз, чокырда яки башка табигый тирәнлектә аякларны кул белән  кочаклап утырыгыз.

Әгәр яшенгә  сез спорт белән шөгыльләнгән вакытта дучар булгансыз икән, кичекмәстән тукталырга кирәк. Металл әйберләреннән (мотоцикл, велосипед, ледоруб һ. б.)  читкәрәк куеп, алардан 20-30 м га ераккарак китегез.

Әгәр яшен сезне автомобильдә эләктергән икән, аннан чыкмагыз, шул ук вакытта тәрәзәләрне ябып, радио кабул итү җайланмасының антеннасын төшереп куегыз.

 

 

 

 

24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International