07 августта Әлмәт шәһәрендә газ һәм төтен агуыннан саклану хезмәте звенолары арасында республика ярышларының 1 этабы узды. Чараның төп максаты - янгыннарны сүндерү, газ һәм төтен агуыннан саклану, яраксыз мохиттән коткару эшләрен үткәрү буенча һөнәри осталыгын арттыру.
Газ-төтен агуыннан саклау хезмәте (ГДЗС) һөнәр ияләре - янгыннан саклау бүлегенең иң мөһим звеносы. Янгын сүндерүчеләр команда белән эшләгәндә эш-гамәлләренең төгәл булуын тырышалар, шулай ук психологик һәм психофизиологик сыйфат дәрәҗәсен арттыралар. Тизлек - газ-төтен саклау хезмәте тормышында иң мөһиме. Нәкъ менә шушы янгын сүндерүчеләр, төтен һәм ялкынны табу өчен, беренче булып, утка бара. Газ һәм төтен агуыннан саклану хезмәте вәкилләре үз гомерен куркыныч астына куеп кеше гомерен саклап калучылар.
Иң яхшыларны билгеләү теоретик өлештән башланды, ул үз эченә янгын тактикасына кагылышлы мәсьәләләрне генә түгел, газ һәм төтен агуыннан саклану хезмәте вәкилләре, коткару буенча операцияләрне башкаруга вакытлы чыгымнарны билгеләү буенча гаять кирәкле мәсьәләләрне дә ала. Шулай ук әлеге һөнәр ияләре кыска вакыт эчендә һава запасларының санын, янгын урынына кыска юлны һәм янгын сүндерү җиһазларын салу ысулларын билгели.
Ярышларның калган этаплары өйрәнү - тренировка полигонында узды, анда 13 янгын сүндерү бүлеге вәкилләре иң яхшы газ һәм төтен агуыннан саклану хезмәте вәкилләре исеме хокукы өчен көрәшкә кереште. Узган ярышларда Азнакай шәһәре 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге намус белән чыгыш ясады. Әлмәтнең янгын сүндерү бүлекләреннән килгән көндәшләреннән генә калышып, Ганиев Рөстәм, Мирмиев Равил, Мәрданшин Флорид һәм Кәримуллин Индирдан торган 24 янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы 3 нче урынны алды. Әлеге ярышлар алдыннан үткәрелгән бүлекчә командиры Рафаэль Фарукшин җитәкчелегендә ныклы тренировкалар менә дигән нәтиҗә бирде.
Шуңа да карамастан, биредә җиңелүчеләр юк һәм була да алмый – чөнки барлык конкурсантлар да билгеләнгән нормативларны узып, реаль хәрби шартларда да тиешенчә эшли алачаклар.
24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге пресса хезмәте