Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Яңача караш – заман таләбе
2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
Татарстан нефтьчеләре башкаласы Әлмәттә «Татнефть» АА Җ хезмәт коллективының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм агымдагы ел бурычларына багышланган конференциясе булды.
Ел саен үткәрелә торган чараның чираттагысында «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика Профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, «Татнефть» ААҖ структур һәм сервис предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. «Татнефть»нең 2012 елдагы эшчәнлегенә һәм агымдагы елда Компания алдында торган бурычларга кагылышлы төп доклад белән генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары — баш инженер Наил Ибраһимов чыгыш ясады.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда Компания нефть чыгаруны тотрыклыландыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән стратегик бурычны тайпылышсыз үтәде. 26 миллион 5 мең тонна нефть чыгарылды. Бу 2011 ел дәрәҗәсеннән 76,6 мең тоннага артыграк һәм соңгы 16 елда иң югары күрсәткеч булып тора.
Компаниядә җитештерү өлкәсендәге мәсьәләләрне чишүгә яңача караш нефть чыгару коэффициентын арттыру максатына юнәлдерелгән. Кече диаметрлы, ятма һәм күптөплекле скважиналар бораулауны үстерү эшчәнлекнең перспективалы юнәлешләре булып тора.
Ятма скважиналар бораулау технологиясенең киләчәктә үсеше күпбаскычлы гидроаеруга бәйле. Мондый ысул куллану нефтьле катламнарның фильтрлау мәйданын берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә.
Яшәүче чыганагында югары үзле нефтьне үзләштерү дәвам итә. Әлеге чыганакны үзләштерү буенча Компаниядә эшләнгән бизнес-проект ел саен 10 пар ятма скважина бораулауны күз алдында тота.
Компаниянең технологик дәрәҗәсе үсешенең идеаль күрсәткече булып скважиналарның ремонтара эшләү вакыты тора. Инновацион технологияләр куллану, заманча җиһазларны гамәлгә кертү һәм сервис хезмәтенең сыйфатын күтәрү скважиналарның ремонтара эш вакытын 1199 тәүлеккә җиткерергә мөмкинлек бирде. Компаниянең шин комплексы да югары җитештерү күрсәткечләренә ия.
2012 ел азагында конвейердан унөченче миллион шин төште. 2012 ел Компаниянең нефть эшкәртүче статусында үткәргән беренче тулы елы иде. «ТАНЕКО”да 7 млн тонна нефть эшкәртелде.
«Татнефть» ААҖ ирешкән җитештерү һәм финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре коллективны социаль яклауны кирәкле дәрәҗәдә тәэмин итәргә һәм югары социаль стандартлар кертергә мөмкинлек бирә. Хисап елында Күмәк шартнамәдә беркетелгән барлык йөкләмәләр дә утәлде. Медицина хезмәте күрсәтү һәм санаторий-курортларда сәламәтлекне ныгыту буенча ирекле медицина иминияте программасын гамәлгә ашыру дәвам итте.
Компания тарафыннан 2013 елга куелган мәсьәләләр арасында нефть һәм газны чыгару, транспортлау һәм эшкәртү, скважиналар бораулау һәм ремонтлау, Россия территориясендәге һәм аннан читтәге лицензияләнгән территорияләрне, шулай ук югары үзле нефть чыганакларын үзләштерү буенча инновацион технологияләрне; Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзүне дәвам итү буенча зур масштаблы проектны гамәлгә кертү дә бар.
Компания профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин конференция делегатлары алдында 2012 елга кабул ителгән Күмәк шартнамәнең үтәлеше турында хисап тотты.
«Татнефть» ААЖ, генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов йомгаклау сүзе белән чыкты.
Конференциядә 2013 елга тәкъдим ителгән үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән Күмәк шартнамә кабул ителде. Аны Компания генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов һәм профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин имзаладылар.
Илшат МИНГӘРӘЕВ, Булат ЗАҺТИТОВ сурәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз