МУНИЦИПАЛЬ МИЛЕКНЕ АРЕНДАЛАУ ШАРТНАМӘСЕН ТӨЗҮ ХОКУКЫНА АЧЫК АУКЦИОН ҮТКӘРҮ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТИ ХӘБӘР
Аукционны оештыручы: «Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе.
Урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Лениногорск тракты, 22 йорт.
Элемтә өчен телефоннар: 8 (85592) 7-75-29. Электрон почта адресы: mup.mpp@yandex.ru
Элемтә өчен җаваплы зат- Мортазина Әлфия Әнвәр кызы.
Электрон формада аукцион үткәреләчәк электрон мәйданчык адресы: «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» Акционерлык җәмгыятенең электрон мәйданчыгы - sale.zakazrf.ru.
Урнашу урыны:420021, Татарстан Республикасы, Казан ш., Мәскәү ур., 55; телефон: (843)292-95-17. Техник ярдәм хезмәте – (843)212-24-25. электрон почта адресы: sale@mail.zakazrf.ru.
Урнашу урыны, исеме, максатчан билгеләнеше, аренда килешүе буенча тапшырыла торган муниципаль мөлкәт мәйданы, килешүнең гамәлдә булу вакыты, башлангыч (минималь) айлык аренда түләве бәясе (лот бәясе)
Лот № 1: торак булмаган бина № 9, этаж №2, гомуми мәйданы – 53,3 кв.м., Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан, Мунча бинасы.
Максатчан билгеләнеше: тегү цехы.
Килешүнең гамәлдә булу вакыты -11 ай.
НДС исәбеннән башка башлангыч (минималь) килешү бәясе (лотның бәясе) – айлык аренда түләвенең базар бәясе – 15515,63 (унбиш мең биш йөз унбиш) сум 63 тиен.
Аукционда катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлану көне һәм вакыты: 22.09.2020 сәгать 16га кадәр в 16:00 сәгатьтә
Аукционда катнашу өчен гаризаларны карау: гаризалар бирү вакыты тәмамланганнан соң 23.09.2020 сәгать 12гә кадәр Азнакай шәһәре, Лениногорск тракты, 22 йорт, директор урынбасары бүлмәсе.
Электрон формада аукцион үткәрү датасы һәм вакыты: «24» сентябрь, 2020ел.
Башлана 09:00 сәгатьтә (аукцион процедурасын үткәрү вакыты электрон мәйданчык эшли торган җирле вакытка туры килә).
Аукцион үткәрү турында тулырак мәгълүмат сатуларның рәсми сайтында www.torgi.gov.ru һәм sale.zakazrf.ru электрон мәйданчыкта урнаштырыла (Извещение № SALEEAR00000546)