Хайваннар һәм кошларның йогышлы авыруларын профилактикалауның төп мәсьәләләре буенча мәгълүмат

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүгенгесе көндә, илдә киң таралган хайваннар авурулары булып: эре мөгезле терлек лейкозы, кош грипы, котыру чире һәм африка дуңнгыз чумасы вирусы санала.

1.Эре мөгезле терлек лейкозы

Лейкоз - кан һәм кан тамырлары органнарының яман шешен китереп чыгара һәм стадияле рәвештә үтә торган вируслы авыру.

Бүгенге көндә Азнакай районы буенча эре мөгезле терлекләр лейкозы белән авыру мал күләме: иҗтимагый секторда 8,5%, шәхси секторда 1,5% тәшкил итә.

Инфекцияле сыерлардан сөтне кайнатмаган килеш кулланырга ярамый, чөнки анда канцерогеннар бар. Лейкоз вирусы белән йогышланган хайваннардан вирус кан, сперма, дымлы лайла, сөт, селәгәй аша күчә. Шуңа күрә сәламәтләндерүнең төп чарасы - инфекцияле һәм сәламәт малларны аерым асрау, сыерларны алмаштыру өчен сәламәт таналар үстерү - шарт булып тора.

Авыл җирлекләренә килгәндә: Сарлы авылында лейкоз белән авыручылар эре мөгезле терлек саны - 5,4%, Бүләктә -2,5%, Тымытыкта - 5,2%, Туйкәдә - 4,4%, Урсайда - 3,9%. Лейкоз таралуга юл куймау өчен мәҗбүри шарт - бу инфекцияле хайваннарның гомуми көтүгә кушулуына юл куймау. Барлык терлекләр, сыерлар, таналар, үгезләр, гомуми көтүлекләргә кушылганчы лейкозга тикшерелергә тиеш. Малларны ветеринария документларыннан башка сатып алмаска, алыначак малларны лейкоз, бруцеллез, туберкулезга мәҗбүри тикшерү уздырырга кирәк. Шулай ук хайваннарга: котыру, «себер язвасы», эмкар, нодуляр дерматит авыруыларына каршы прививкалар ясалырга тиеш.

2. Кошлар гриппы

Кин таралган чирләрнең бер төре булып кош грипы санала. Россия Федерациясе территориясендә янә кош гриппы активлашты. Югары тогенлы кош гриппы буенча карантин режимында 8 очрак исәпләнә: 3 - Чиләбе һәм 5 – Омск өлкәләрендә. Кош гриппын  нигездә күчмә кошлар тарата. Барлык очракларда да, өй кошларының сулыкларда кыргый хайваннар белән бергә йөзүе аркасында, барлыкка килүе дәлилләнгән. Карантин салганда йорт кошлары юкка чыгарыла, шуңа күрә мондый бәлага юллыкмас өчен без - йорт кошларын асрауыны - “ябык типта” – кыргый хайваннардан аерым тотуны, белмәгән затлардан кошлар сатып алмаска киңәш итәбез. Шулай ук йорт кошлары сатып алган очракта, сатып алучыдан  ветеринария белешмәсе таләп итәргә кирәк. Сатып алынган кошны 30 көн дәвамында , өйдәге кош-корттан аерым карантинлау да бик мөһим шартларның берсе булып тора. Бу чор дәвамында төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин. Кошлар гриппы булганда үлүче кошлар саны 100 % тәшкил итә. Кош гриппы вакытында кошларда  түбәндәге халәтләр чагыла башлый: респриратор синдромы барлыкка килә, кош кикриге кара-шәмәһә төскә керә, кошларның эч китүе күзәтелә, кош тизәге көрән-яшел төскә керә, кошлар манеж хәрәкәтләре ясый башлый, судороглары башлана . Район территориясендә 6000 башка якын йорт кош-корт асрала.

Кошларның күпләп үлү очраклары турында ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.

 

3. Котыру чире

Котыру чире сәбәпләрен һәм аларны  булдырмау шартларын әйтеп китүне мөһим дип саныйбыз. Азнакай районы терлекләр арасында котыру авыруы очраклары күзәтелә. Соңгы елларда ветеринария белгечләре тарафыннан йорт хайваннарын, мәчеләрне, этләрне котыру авыруына каршы вакцинацияләү буенча зур профилактик эш алып барыла.

2020 елда гомуми сектордагы 9626 баш мөгезле эре терлеккә, 160 баш атка, шәхси сектордагы 1573 баш песигә, 1781 баш этләргә вакцинация ясалган. Шәхси сектордагы терлекләргә көзге чорга каралган план буенча прививкалар ясау башланды. 2020 елда кыргый ерткыч хайваннар өчен антирабик вакцина булган 24000 приманка урнаштырылган һәм бүгенгесе көндә бу эш актив алып барыла. Котыру чире - бөтен җылы канлы хайваннарының үлеменә китерә торган аеруча куркыныч авыру. Шуңа күрә, билгесез хайваннар тешләгәндә, тырнаганда, һаттә селәгәе тигәндә дә һәм авыруда шикләнгән очракта, кичекмәстән медицина учреждениесенә антирабиягә ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

4. Африка дуңгыз чумасы.

Сонгы айда Африка дунгыз чумасы ил күләмендә зур эпидемиягә әйләнеп бара. 2020 елда Россияда африка дуңгыз чумасының 104 ялкынсыну очрагы теркәлгән. 63 очрагы бугенгесе көндә актив булып санала, шулар арасында 45 йорт дунгызы һәм 18 кабан дунгызлары арасында күзәтелә. Африка дуңгыз чумасы буенча карантин режимы Самара, Түбән Новгород, Ростов, Псков, Тверь, Новгород өлкәләрендә, Приморский, Хабаровский, Забайкалье якларында, Еврей автоном округында кертелгән.

Аеруча катлаулы хәл  Самара өлкәсендә. Монда 2020 ел башыннан бирле дуңгызларда африка чумасының 84 очрагы теркәлгән. Катлаулы хәл аркасында өлкәнең 13 муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу авыру төбәкнең авыл хуҗалыгы тармагына зур икътисадый зыян китерә. Регионда Африка дунгыз чумасы барлыкка килү - бөтен дуңгызчылык тармагы өчен зур фаҗига. Аның сәбәпләре түбәндәге факторлар:

- инфекция учакларында хайваннарның югары үлүе күзәтелә;

- куркыныч янаган зоналарда дуңгызларның баш санын тулысынча бетерүгә китерә;

- авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауга тулы тыю һәм дуңгыз чималын һәм продукциясен сату буенча чикләүләр кертелә;

- вирус чыганакларын  бетерү һәм инфекцияне контрольдә тоту өчен зур финанс чаралары бүлеп бирү зарурлыгы туа.

 Африка дунгыз чумасы вирусын төбәкләр территориясенә кертүнең төп юллары булып түбәндәге шартлар тора:

 -дуңгызчылык хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан «ябык типтагы» режимны үтәмәү,

-маллар һәм мал азыгын контрольсез  алып кайту.

Африка дунгыз чумасы вирусы таралуның киң юлы шулай ук кыргый кабаннар миграциясе белән дә бәйле.

Моны булдырмауның төп таләпләре: барлык дуңгызчылык оешмаларын "ябык типка" күчерергә һәм шәхси секторда дуңгызларны асраудан баш тартырга һәм терлекчелекнең альтернатив төрләренә күчерергә киңәш ителә.

Африка дуңгыз чумасы ни белән куркыныч? Бу вируслы кискен авыру. Өй дуңгызлары һәм төрле яшьтәге кыргый кабаннар гына чирли. Вирусның беренчел авыру очраклары күренгән очракта, үлүләр саны 100 дунгыза кадәр булырга мөмкин.

 Авыру чыганагы булып вирус йоктырган дунгызның бүленеп чыккан кизәге, сидеге, селәгәе һәм башка бүленешләре сәбәп булырга мөмкин. Хезмәт күрсәтүче персонал, шулай ук кан суыручы бөҗәкләр, талпаннар, кимерүчеләр механик күчерүчеләр булырга мөмкин. Африка дунгыз чумасы вирусы шулай ук зарарланган мал ташучы машиналар аша да күчергә мөмкин. Шулай ук Африка дунгыз чумасы вирусының кыргый фаунада аргас талпаннарының дуңгыз кабаннарына актив һөҗүм итүләре нәтиҗәсендә таралуы да расланган.

Вирусның беренчел очракларында   зур күләмдә  дуңгыз терлеге һәлак була. Авыру билгеләре: хайванның төшенкелеккә бирелүе, тән температурасы 42 градуска кадәр күтәрелү, арткы очлыкларының параличы, колак, борын, корсак, аяк арасы  тиресендә баскалагач агармый торган кызгылт - шәмәһә таплар барлыкка килү, шулай ук үпкә ялкынсыну, тын бетү, ашкайнату системасы ялкынсыну күзәтелә. Вирус барлыкка килгән очракта 7-10 көн эчендә хайваннар үлә.

Авыру кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмыса да, дуңгызчылык өчен бик куркыныч, чөнки авыру дәвалауга һәм вакцинация профилактикасына бирешми. Инфекция ялкынсынуы килеп чыккан җирлектән 5 километр тирәлектә барлык дунгыз терлеген һәм дуңгыздан җитештерелгән барлык төр продукцияне бетерү зарур.

Самара һәм Түбән Новгород өлкәләрендә африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотик хәл кискенләшү сәбәпле, Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызлар чумасының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды. Утырыш нәтиҗәләре буенча, республика штабы тарафыннан 52 номерлы карар кабул ителде.

Район җирлегенә, африка дуңгыз чумасы вирусы керү куркынычы зур булу сәбәпле һәм югарыда әйтеп үтелгән карарны үтәү максатыннан дуңгыз асралучы авыл җирлеге башлыкларына авыл халкы белән берлектә түбәндәге чараларны үтәргә тәкъдим итәбез:

- авыл җирлегендәге дуңгызлар баш санын исәпкә алырга,

- авыл халкы арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Дунгыз асраучы шәхси хуҗалыкларга түбәндүге чараларны үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк:

 - дуңгызлар асрауны «ябык типта» оештыррга;

- дуңгызларга ашату өчен азык калдыкларын җентекле пешерүдән соң гына бирүгә;

 - ветеринария документлары булмаган дуңгызар сатып алмаска;

- дуңгызларны һәм алар асралучы биналарны, кан суыручы бөҗәкләрдән мәҗбүри эшкәртүгә;

- терлекчелек биналарында кимерүчеләрне системалы рәвештә юк итүгә;

- терлекчелек биналарына дезинфекция үткәрүгә;

- ветеринария белгечләренә дуңгызларның авыруы һәм һәлак булуы очраклары турында кичекмәстән хәбәр итүгез сорала. Чир кабынуына китергән хайваннар үлемен, яшереп калдырган өчен җинаять җаваплылыгы каралганын онытмаугызны сорыйм.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International