Эшмәкәрләр өчен мәгълүмат

2020 елның 18 сентябре, җомга

Хөрмәтле эшмәкәрләр! 2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешенә һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 5 статьясы нигезендә һәм «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 26 статьясы нигезендә 2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә аерым эшчәнлек төрләре өчен (алга таба -ЕНВД) бердәм салым рәвешендә салым системасы кулланылмаячагы турында хәбәр итәбез.

ЕНВД кулланган, башка махсус салым режимына билгеләнгән срокларга күчмәгән эшмәкәрләр 2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның гомуми режимын кулланырга тиеш булачак.

2021 елның 1 гыйнварыннан башка махсус салым режимнарына күчү өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- салым салуның гадиләштерелгән системасына күчкәндә - 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча 26.2-1 номерлы уведомление (шул ук вакытта 2020 ел ахырына кадәр салым түләүче ЕНВД кулланачак);

- салым салуның патент системасына күчкәндә - салым салуның патент системасын куллану башланганчы 10 көннән дә соңга калмыйча 26.5-1 номерлы форма буенча патент алуга гариза;

- бердәм авыл хуҗалыгы салымына күчкәндә - 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча 26.1-1 номерлы уведомление (шул ук вакытта 2020 ел ахырына кадәр салым түләүче ЕНВД кулланачак).

Югарыда бәян ителгән Федераль салым хезмәте белән бәйле рәвештә, ЕНВД кулланган эшкуарларга оптималь салым режимын сайларга ярдәм итәчәк методик тәкъдимнәр эшләнде (кушымта).

Моннан тыш, оптималь салым режимын сайлау өчен Федераль салым хезмәте үзенең рәсми сайтында (https://www.nalog.ru/rn16/service/mp/) түбәндәге  сервислардан файдаланырга тәкъдим итә: «Салым калькуляторы - салым салу режимын сайлау» һәм «Минем бизнеска нинди режим туры килә?».

 

Кушымта: методик тәкъдимнәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International