"Эшмәкәрлекне популярлаштыру" региональ проект турында

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

2020 елның 1 сентябреннән 20 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» Милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы халкы арасында «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыра.

Проектны гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар сериясен үткәрү планлаштырыла. Төбәк халкы өчен, Татарстан Республикасында остазлык институтын үстерүне дә кертеп, яшьләрне, башлап җибәрүче һәм эшләүче эшкуарларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән бушлай программалар мөмкин булачак.

14-17 яшьлек яшьләрне җәлеп итү өчен түбәндәге программалар оештырылачак:

1. Эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча белем бирү курсы. Теркәлүгә сылтама: http://moibiz116deti.ru.

2. "Мәктәп укучылары өчен бизнес нигезләре" эшлекле онлайн-уены. Теркәлүгә сылтама:http://delovayaigraschool.ru.

3. IV Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә яшьләр өчен эшмәкәрлек, финанс һәм куллану белеме буенча республика олимпиадасы. Теркәлүгә сылтама: http://olimpiada116.ru.

4. Яшьләр өчен мәгълүмати-белем бирү сменасы. Теркәлүгә сылтама: http://moibiz116lager.ru.

Эшкуарлык эшчәнлеген башларга ниятләгән затларны җәлеп итү өчен шулай ук түбәндәге программалар оештырылычак.

1«Фабрика - Старт» башлаучы эшкуарлар өчен программа. Теркәлүгә сылтама: http://moibiz116.ru

2. Татарстан Республикасы халкының эшкуарлык компетенциясе дәрәҗәсен ачыклауга электрон автоматлаштырылган тестлаштыру. Теркәлүгә сылтама: http://moibiz116test.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International