1 октябрь-Өлкәннәр көне. Бу игелекле һәм якты бәйрәм, без әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны аеруча игътибар үзәгендә тотабыз.
Азнакай муниципаль районы да читтә калмады. Бу көнне Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе җирле бүлекчәсе (МГЕР) Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар, истәлекле бүләкләр, Бөек җиңүнең 75 еллыгы логотибы төшерелгән плед тапшырдылар. Өлкәннәр алар турында онытмауларына бик шат иде. Ветераннар акцияне оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр, ә без үз чиратыбызда аларга тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдердек һәм нык сәламәтлек теләделәр.