Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Актүбә йолдызлар кабыза
2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Февраль ае башларында Юрий Гагарин исемендәге мәдәният йортында “Актүбә йолдызлар кабыза” балалар иҗаты бәйгесенең ХI фестиваленә сайлап алу туры уздырылды.
Ул ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына, Бөтендөнья студентлары һәм яшьләренең быел җәй Казанда узачак ХХVII универсиадасына багышланды.
Конкурста бистәнең 13 коллективыннан 500дән артык бала катнашты һәм үзләренең иҗади активлыкларын, башкару осталыкларын күрсәтте. Алар арасында 1, 3, 4, 5нче мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, 1, 2, 3нче урта, махсус коррекция мәктәпләрендә белем алучылар да, Актүбә бистәсе мәдәният йорты, балалар иҗаты үзәге, балалар сәнгать мәктәбендә үзләренең осталыкларын камилләштерүчеләр дә, Благодатное авылының мәдәни-сәламәтләндерү үзәге коллективы да бар иде.
Чыгышлар буенча йомгак ясаганда вәкаләтле жюри, яшь төркемнәрен исәпкә алып, түбәндәге призлы урыннарны билгеләде. “Вокал-соло” номинациясендә 5нче балалар бакчасыннан Полина Аркадьева (6 яшь, җитәкчесе Р.Зарипова), балалар сәнгать мәктәбеннән Рената Минаҗиева (9 яшь), Гүзәл Шәяхмәтова (12 яшь), Изабелла Җәләлиева (15 яшь. Җитәкчеләре С.Муравьева-Җәләлиева), вокал ансамбльләр арасында “Арабески” (мәдәният йорты, җитәкчесе Ю. Паняева), “Тамчы” (урта төркем), “Мизгел” (өлкән төркем, балалар сәнгать мәктәбе, С.Муравьева-Җәләлиева), хореография буенча 3нче балалар бакчасы бию коллективы (З.Сәйфетдинова), мәдәният йорты бию коллективы (кече төркем, Л.Фаздалова), “5+” биючеләре (урта төркем), “Элегия” (өлкән төркем, мәдәният йорты, Е.Баландина), “Сөйләм сәнгате. Конферанс” номинациясендә 6нчы бакчадан Ульяна Волкова (О.Феоктистова), Илья Красноглазов (кече төркем), Андрей Симбаев (өлкән төркем, мәдәният йорты, Н. Хвалеева), “Сынлы сәнгать” ярышында 5, 3, 2нче балалар бакчасыннан Ульяна Башковская (Т.Савельева), Алсу Зиннурова (кече төркем), Аделия Галиева (өлкән төркем) беренче урынга лаек булды.
Ай урталарында уздырылган гала-концертта иң яхшы башкаручылар гына катнашты. Ул быел да югары дәрәҗәдә узды. “Актүбә йолдызлар кабыза” район фестивалендә җиңүчеләрне тәбрикләү өчен мәртәбәле кунаклар – Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева, бистә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов, жюри рәисе – мәдәният йорты директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нина Хвалеева килде. Алар конкурста катнашучыларны, аларның җитәкчеләрен һәм фестиваль кунакларын сәнгатьтәге зур уңышлары белән котладылар, алга таба да иҗади уңышлар теләделәр. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Әлеге фестиваль безнең бистәдә менә 11 ел инде рәттән уздырыла. Шул вакыт эчендә ул балалар һәм өлкәннәр арасында зур танылганлык казанырга өлгерде. Бу турыда анда катнашучылар санының елдан-ел артуы, конкурсантларның хәзерлеге үсүе, камилләшүе дә сөйли.
Гала-концертны әзерләүдә, сәхнәләштерүдә һәм уздыруда мәдәният йортының берләшмә җитәкчеләре актив катнашты, методик ярдәмнәрен күрсәтте. Быел анда Благодатное авылы мәдәни-сәламәтләндерү үзәгенең биючеләр коллективы беренче тапкыр катнашты һәм 3нче урынны алды.
Әлмирә Галимханова, мәдәният йортының масса чаралары уздыру режиссеры
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз