Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Азнакай – спорт сөючеләр шәһәре
2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Кеше сәламәтлеген физкультура, спорт белән шөгыльләнү саклый, ныгыта диюләре хак.
Бәлки шуңадыр да, бүген яше дә карты да спортка тартыла, күп кенә ата-аналар ул-кызларын спорт түгәрәкләренә һәм мәктәпләргә бирергә тырыша. Районыбызда спорт яхшы үсеш алганмы? Без бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов белән очрашып сөйләштек.
- Рәфис Фоатович, безнең шәһәрдә спортның нинди төрләре белән шөгыльләнәләр, нәтиҗәләр Сезне сөендерәме?
- Азнакайда егермегә якын спорт төре үсештә. Нәтиҗәдә балалар, үсмерләр һәм шәһәрдәшләр үзләрен кызыксындырган спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге ала, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар арта. Республика һәм ил күрсәткечләре белән чагыштырганда, без спорт яратучы халык дип, тулы хокук белән әйтергә була. Бүгенге көндә даими рәвештә 17 меңнән артык азнакайлы спорт белән шөгыльләнә. Бу район һәм шәһәр халкының 27,2 процентын тәшкил итә.
Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнәм дигән кешегә бөтен шартлар да тудырылган. Бар уңайлыклары булган Боз сараебыз, бассейныбыз, балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәпләребез, 11 хоккей клубы бар. Мәктәпләрдәге спорт залларына күпләр көнләшерлек.
Районда физкультура белән шөгыльләнүне арттыру буенча бик күп чаралар уздырыла. Яшьләр спартакиадасы, спорт фестивальләре, ишегалды бәйрәмнәре, “Милләтләр кроссы”, “Россия чаңгы юллары” традицион рәвештә үткәрелә. Узган ял көннәрендә зур оешканлык белән Азнакай ипподромында кышкы треклы автоузышлар буенча “Милли” төркемендә Россия Кубогының III, ТР Чемпионатының икенче этабы уздырылды. Анда исемнәре билгеле пилотлар чыгыш ясады.
- Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар спорттан читтә калмыймы?
- Безнең идарә мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән дә актив эш алып бара. Алар белән махсус тренерлар шөгыльләнә. Узган елда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар катнашында Тымытык һәм Азнакайда спартакиада, Республика Чемпионатларында чыгыш ясаучыларны сайлап алу максатыннан, спорт чаралары, шашка, шахмат, өстәл теннисы, дартс буенча район турнирлары уздырылды. Азнакай командасы төрле спорт ярышларында әледән-әле катнашып, призлы урыннар яулап килә. Мамадышта уздырылган инвалидлар ТР Чемпионатында катнашып, 19 команда арасында без 4нче булдык. Шәхси беренчелектә Регина Стрих, Олеся Халикова, Светлана Яруллина һәм башка спортчылар төрле урыннар алды. Түбән Кама шәһәрендә, Тукай районында узган Чемпионатларда да Азнакай командасы лаеклы чыгыш ясап, бүләкләргә лаек булды. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында уздырылучы чемпионат үзебезнең җирлектә дә уздырылды.
- Ветераннар хәрәкәте белән спортта эшләр ничек тора?
- Ветераннарыбызны да спортка җәлеп итәргә тырышабыз. Традицион рәвештә ветераннар арасында шашка, шахмат, бильярд буенча чаралар уздырылып тора. Спартакиадаларда да, республика күләмендә үткәрелгән ярышларда да теләп катнашалар. Ветеран-спортчыларыбыз әледән-әле волейбол, җиңел атлетика, гер спортында җиңеп, уңышлары белән сөендерә тора. Җәмил Шакиров, Мәннәф Хөҗҗәтов, Рәшит Тимбаков, Фәнис Тимбаков, Илдар Харисов һәм башкалар ТР һәм Россия Чемпионатларында зур җиңүләр яулаучылар.
- Азнакай спортчылары нинди спорт төрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә?
- Спорт мәктәпләрендә бүгенге көндә 1124 кеше спорт белән даими шөгыльләнә. Бигрәк тә хоккей, шорт-трек, милли көрәш, җиңел атлетика, чаңгы, гер күтәрү, авыр атлетика, стендка ату, армрестлинг спорты үсештә. Спортчыларны һөнәри яктан зур биеклекләргә күтәрүдә, балалар, үсмерләр һәм яшьләрне физик яктан әзерләүдә тренерлар һәм педагогларның эше гаять зур ихтирам-хөрмәткә лаек, дип ассызыклыйсым килә. Бүгенге көндә шәһәрдә бер “Татарстан Республикасының атказанган тренеры”, алты “ТРның физкультура отличнигы”, бер “Физик культураның атказанган хезмәткәре” эшли. Бер белгечебез “ТР спорты үсешенә керткән өлеш өчен”, бер тренер “Балалар һәм яшүсмерләр туризмы үсешенә өлеш керткән өчен” почет билгесе белән бүләкләнгән. Бүген без тренерларыбыз Олег Лизунов (“Иң яхшы балалар тренеры-2012” республика конкурсында 3нче урын алучы), Илһам Сәлифов, Җәмил Шакиров, Светлана Гыйльфанова, Морат Галиев, Владимир Соколов, Фавәрис Ильясов һ.б.лар белән горурлана алабыз.
Идарә хезмәткәрләре спорт ярышлары үткәреп кенә калмый, районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Җәй көннәрендә без Корбанов КФХга кышка азык әзерләштек, атна саен ДНД рейдларына чыгып, шәһәрдә тәртип сакларга булышабыз.
Газета укучыларына, атнасына 2-3 тапкыр 20 минут булса да, физик күнегүләр эшләүгә вакыт бүләргә киңәш итәм. Кәефегездәге, сәламәтлегегездәге үзгәрешләр үзләрен озак көттермәс.
Таңсылу САНИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз