8 октябрьдә Татарстанның Буа районы Карлы авылынын крестьян фермер хуҗалыкларнын берсендә йорт үрдәкләре һәм казлары арасында кош гриппы ялкынсынуын ачыклаганнар.
22 октябрьдә Татарстан Республикасының тагын ике районында - Мөслим һәм Чүпрәледә - югары тогенлы “А” кош гриппы диагнозы расланган.
Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында “Төхвәтуллин Ф .М.” крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә 1 меңнән артык каз асралган.
Мөслим районы Баек авыл җирлегенең Дусай авылы янында, Шакирҗанов Р.Р. шәхси хуҗалык җир кишәрлегендә 4000 баштан артык каз асралган.
Тикшерү барышында ачыкланган сәбәпләр буенча, Буа районында «Хәйруллин Мөдәрис Мөнир улы» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе акчаны янга калдырырга теләү сәбәпле Чуашстаннан 126 үрдәк бәбкәсе алып кайткан. Сатып алынган кошлар чирли башлаган, чир элек сатып алынган казларга күчкән һәм килгән ветеринарлар кош гриппы авыруын теркәгән. Нәтиҗәдә барлык кошларның (1 мең кош) баш санын юк итәргә һәм биш торак пунктта карантинны ябырга туры килгән.
Мөслим һәм Чүпрәле районнарының ике хуҗалыгында кошларның кыргый кошлар яшәгән сулыкларга керү мөмкинлеге булган. Кыргый кошлар грипп белән сирәк авырый, тик аны күчерүчеләр һәм йоктыручылар булып саналалар.
Кош гриппы - ашкайнату, сулыш органнары зарарлану, югары үлүчәнлек белән характерлана торган, йорт, кыргый, синантроп кошларның вируслы авыруы. Бу чир төре дәвалауга бирешми. Авырудан котылуның төп чарасы булып - заралы кошны юк итү санала. Авыру төп бигеләре булып: кискен җәберләнү, гадәти булмаган тәртип, баш белән әйләнү хәрәкәтләре, муен кәкрәйтү, тышкы ярсыткычларга реакция булмау, судорогалар, манеж хәрәкәтләре тора. Тавыкларның кикерекләре зәңгәрләнә. Шулай ук эч китү, еш сулыш алу, борын тишекләре эксудат белән каплану күзәтелә.
Бу авыру кешеләр өчен дә куркыныч булырга мөмкин. Кеше йогышлы һәм үле кыргый яки йорт кошлары белән тыгыз элемтәдә булганда зарарланырга мөмкин. Кайбер очракларда, тиешле термик эшкәртүдән башка, кош ите һәм йомырка кулланганда да, зарарланырга була.
Табигатьтә вирусның төп чыганагы булып су кошлары тора, яки аларның әйләнә-тирә мохиткә селәгәйләре һәм тизәкләре таралуы. Безнең районда кошлар гриппы барлыкка килүгә юл куймау өчен янау чорында түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:
1. Шәхси хуҗалыкларда барлык йорт кошларын ябык карап тотуга күчерү. Урамда йөрүне, шул исәптән сулыкларга йөрүне тыю. Кош-кортны ябык биналарда гына ашату.
2.Мөмкин булган кадәр йорт кошларын чалу.
3.Йорт ишегалларында кыргый кошларны куркыту өчен җайланмалар урнаштыру.
4. Кош гриппы янау чорында тере кош сатып алырга һәм кошларның баш санын арттырырга киңәш ителми. Кош-кортларны алган очракта чыгышы билгесез булган һәм ветеринария документлары булмаган малны сатып алмау – кискен таләп булып тора.
5. Кош-кортны караганда, биналарны һәм территорияне җыештырганда, махсус эш киемнәре (халат, алъяпкыч, җиң сызганыч, резин аяк киеме) кияргә кирәк. Эш киемендә кош-корт асрала торган башка йортларда, башка җирдә дә йөрү тыела. Эш киемен даими юарга яки дезинфекцияләргә кирәк.
6. Вакыт-вакыт (атнага 2-3 тапкыр) 3 процентлы кайнар каустик сода эремәсе яки хлор известе (хлорамин) эретмәсе белән дезинфекция үткәрергә зарур.
7. Кош үләксәләре табылганда яки сулыкларда, урамнарда, шәхси хуҗалыкларда авыру билгеләре булган кош-корт табылганда, кичекмәстән кош гриппына тикшерү буенча кирәкле чаралар үткәрү максатыннан, районның дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
“Азнакай районы дәүләт
ветеринария берләшмәсе” дәүләт
бюджет оешмасының җитәкче урынбасары В.А. Саттарова