Хөрмәтле эшмәкәрләр! Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Вайлдберриз», «КазанЭкспресс», «Озон» һәм «Алиэкспресс Россия» компанияләре белән берлектә эшкуарларны һәм үзмәшгуль гражданнарны маркетплейсларда эшләргә өйрәтү буенча эш алып бара.
Онлайн вебинарлар программасы электрон мәйданчыкларның эш принциплары белән танышудан, тәэмин итү һәм сату белән идарә итү өчен бирелгән платформаларның мөмкинлекләрен презентацияләүдән, шулай ук маркетинг коммуникацияләре һәм сайтның бушлай инструментлары ярдәмендә республика эшкуарларына товар әйләнешен арттырудан гыйбарәт.