Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Сарлыда тырыш халык яши
2013 елның 15 марты, җомга
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары тәмамланып килә. Сарлыда узган очрашу халыкның активлыгы белән аерылып торды.
Башта авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов узган елда эшләнгәннәргә хисап тотты. Сарлы авыл җирлегенә Сарлы, Сөендек, Бүләк авыллары керә. Авыл җирлеге биләмәсендә 3 фельдшер-акушерлык пункты, урта белем бирү мәктәбе, ике балалар бакчасы, почта бүлеге, райпоныкы һәм шәхси кибетләр, өч мәдәният учреждениесе бар. Авылларда мәчетләр эшли. Хисап елында авыл медпунктларында ремонт эшләре башкарылган. Мәктәпнең түбәсе ябылган. Бүләк авылында “Бәләкәч” балалар бакчасы ачылу – бүләклеләр өчен аеруча зур шатлык була. Бу эшләрнең нигезендә район хакимиятенең дә ныклы ярдәме ята. Агымдагы елда Сарлы җирлегендә тагын да зуррак эшләр көтелә. Мәсәлән, мәктәптә заманча капиталь ремонт эшләрен башкарып чыгасы бар. Агымдагы елда Сарлы авылында яңа күпфункцияле үзәк (бу 100 урынлы мәдәният сарае дигән сүз) төзү республика программасына кертелгән. Сөендек һәм Бүләк клубларына да капиталь ремонт кирәк. “Барысын да берьюлы башкарып булмас, өлешләп-өлешләп булса да эшләргә, булганны сакларга кирәк”, – диде авыл башлыгы.
Сарлы җирлегендә тырыш, уңган халык яши. Алар районда иң күп мал асраучылар буларак та аерылып тора. 398 хуҗалыгы булган Сарлы җирлегендә мөгезле эре терлекләрнең саны 506 га җиткән. Шуларның 227 се савым сыерлар. Үз җитештергән продукцияңне сату финанс хәлен яхшыртуда зур терәк булып тора. Биредә халыктан сөт җыйнау да яхшы оештырылган. Шәхси эшмәкәрләр исәп-хисапны үзвакытында ясыйлар. Узган ел хуҗалыклардан барлыгы 5454 центнер сөт җыелып, 4 млн. 942 мең сум акча түләнгән.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү предприятиеләре булган җирлекләр бәрәкәттә яши. Бердән, кешеләргә эш урыны булса, икенчедән пай җирләре өчен бөртеге, печәне, саламы бирелеп бара һәм әлбәттә, алар халыкның социаль-көнкүреш проблемаларын чишүдә дә зур ярдәм күрсәтәләр. Биредә “Азнакай агрофирма” ҖЧҖнең 4 нче бүлекчәсе, “Корбанов” һәм тагын 4 крестьян-фермерлык хуҗалыклары уңышлы гына эшләп килә. Җыелыш барышында халык тарафыннан аларга, бигрәк тә “Азнакай агрофирма”сы ҖЧҖ адресына рәхмәт сүзләре күп булды.
Үзебез яши торган төбәкнең чисталыгын, матурлыгын саклау, –төп бурычларының берсе, – диде Марат Рәис улы. – Авылның төзеклеге күзгә күренеп үзгәрә, урамнар ямьләнә, төзекләнә.
Сарлы җирлеге элек-электән районда иң матур, иң төзек ләрдән саналган. Йортларының тирә-юнен гөлбакчага әйләндергән шәхси хуҗалыклар бик күп биредә. Мәктәп коллективы да авылны яшелләндерүдә зур көч куя. Элек-электән яшеллеге белән дан тоткан Сөендек авылы үзе генә ни тора. Ләкин шулай да арада чисталыкка ваемсыз караучылар, чүп-чарларын тиешсез урынга түгүчеләр бар икән.
Хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты һәм җыелышка йомгак ясады, районның еллык социаль-икътисади халәте белән таныштырды. Әлеге уңышларда җирлектә гектарыннан 40ар центнер иген алучы сарлыларның да тырыш хезмәте ятуын билгеләп үтте һәм хуҗалык, авыл язмышы өчен җан атып яшәүче авыл халкына зур рәхмәтен белдерде, фидакарьләргә бүләкләр тапшырды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз