Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Үсеш юлында
2013 елның 15 марты, җомга
Район биләмәсендә эшчәнлек итүче оешмалар арасында артык эреләрдән булмаган, әмма шул ук вакытта авыл җирлекләрендәге барлык социаль-көнкүреш объектларын җылылык белән тәэмин итүне үз өстенә алган “Сельхозжилсервис” муниципаль унитар предприятиесендә шушы көннәрдә еллык эшләренә йомгак ясау җыелышы узды.
Аның эшендә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты.
Предприятие эшчеләре, инженер-техник хезмәткәрләре алдында аның директоры Рафаэль Бәхтиев төпле дәлилләргә һәм анализлауга корылган эшлекле хисап тотты.
Җитәкче чыгышыннан күренгәнчә, моннан тугыз ел элек авыллардагы социаль-көнкүреш объектларына җылылык казаннары урнаштыру, җылылык бирү һәм аларга хезмәт күрсәтү максатыннан оештырылган муниципаль унитар предприятие соңгы бер елда үзенең эшчәнлек тармакларын шактый киңәйтүгә ирешкән. Бүген инде алар, пар казаннары куюга рөхсәтләре булудан тыш, куркыныч җитештерү объектларында эшләү мөмкинлеге бирүче лицензиягә дә ия. Шулай ук узган елның көзендә Үчәлле, Илбәк, Әгерҗе, Чубар Абдул, Чалпы авыллары, Җиңү бистәсе җирлегендәге җир асты байлыкларыннан (13 скважина) файдалануга 6 лицензия алганнар. Төзелеш, ремонт, капиталь ремонт эшләрен башкаруны рөхсәт итүче таныклыклары бар.
Предприятиенең эшчәнлек алып бару сферасына мәгариф идарәсенең 52 объекты, шәһәрнең яшьләр үзәге һәм Чалпы авылындагы тернәкләндерү үзәге керә. Болардан тыш, ул 17 авыл мәдәният йортына, 17 күпфатирлы торак йортка, 6 предприятиегә, Тымытык авылы һәм Җиңү бистәсендәге медицина амбулаторияләренә, алардагы 156 котелныйга хезмәт күрсәтә.
Хисап елында коллектив 25 мәктәп һәм балалар бакчасы түбәсенә 2 млн. 220 мең сумлык агымдагы ремонт ясаган, 461 мең сумга 6 торак пункттагы эчә торган су чыганакларын ихаталаган, 2 объекттагы канализация системасына 88 мең сумлык агымдагы ремонт үткәргән.
185нче Федераль закон кысаларында подрядчы оешма – 37нче төзү-монтаж идарәсе көче белән, Чемодур авылының Үзәк урамындагы күпфатирлы бер йортның түбәсенә капиталь ремонт ясалган. Башкарылган эшләр комиссия тарафыннан вакытында һәм кимчелекләрсез кабул ителгән.
Узган ел котельныйлар буенча 148, күпфатирлы йортлардан 29 заявка алынган. Предприятиенең дежур бригадалары ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшлиләр, авария булган урынга кыска вакыт эчендә барып җитәләр һәм эшләрен төгәлләмичә китмиләр.
Сарлы авылы мәктәбе, Әсәй, Әгерҗе авылларында мәктәп, балалар бакчасы, Кәкре Елга, Мәлбагышта балалар бакчасы, Чалпыдагы тернәкләндерү үзәге, шәһәрдәге яшьләр үзәгендә иске казаннарны газ, электр энергияләрен шактый экономияләүче, югары җылылык бирүче яңа төрдәгеләргә алыштырганнар, барлыгы 485 мең 800 сумлык эш башкарганнар.
Яңа казаннар алу өчен муниципаль район башлыгы тәкъдиме белән бюджеттан 800 мең сум акча күчерелгән, автоматиканы дәүләт тикшерүе уздыртуга 200 мең сум субсидия бирелгән.
Саный китсәң, авыл җирлекләрендәге социаль объектларга хезмәт күрсәтүчеләрнең башкарган эшләре шактый. Җылылык сезонына гына да алар үзләренә караган 52 һәм өстәмә рәвештә 32 котельныйны хәзерләгәннәр. Күбесенең куркынычсызлык автоматикасын (17 данә), төтен чыккычларын (12 данә) алыштырганнар. Уразай авылының балалар бакчасында, мәктәптә, фельдшер-акушер пунктында салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасына 147 мең сумлык агымдагы ремонт ясаганнар. Микулино, Әгерҗе, Уразай, Чемодур, Карамалы, Чубар Абдул торак пунктларында су линияләрендә килеп чыккан аварияләрне бетергәннәр һәм дүрт авылда су насосларын алыштырганнар. Җиңү бистәсе мәктәбендә, Уразай авылы балалар бакчасында җылылык челтәрен үзгәртеп корганнар. Әгерҗедәге үләт базын әйләндереп алганнар, Благодатное авылы мәдәният йорты биләмәсен коймалаганнар. Шулай ук Сукаеш авылы ФАПына су һәм канализация линиясе сузганнар. Үзләренең хаҗәтләрен дә онытмаганнар – хуҗалык кирәк-яраклары өчен базаларына салкын су линиясе уздырганнар, ике автомобиль гаражына җылылык керткәннәр.
Җитәкчесе Рафаэль Бәхтиев әйтүенчә, “Сельхозжилсервис” муниципаль унитар предприятиесе коллективы үз эшчәнлегендә муниципаль район һәм район башкарма комитеты җитәкчелегенең һәрьяклы ярдәменә таяна. Хисап елында гына да район башкарма комитеты аша аларга 3 автомашина – вакуумлы махсус “КО-503В-2”, “Газель” һәм “УАЗ” бирелгән.
Үзенең чыгышында докладчы башкарасы эшләр, хәл итәсе проблемаларга да җентекләп тукталды. Шуларның берсе – авыллардагы күпфатирлы йортларда (ә алар 17) яшәүчеләрне су белән тәэмин итү. Йортларның кайберләрендә суүткәргеч линияләренең искерүе күзәтелә. Нәтиҗәдә, торбалар еш тишелә, су зыяга исраф ителә. Аларга капиталь ремонт кирәк. Әмма 2013 ел бюджетында аңа акча каралмаган.
Бу юнәлештәге мөһим мәсьәләләрнең чираттагысы – кергән суны агызу системасының камил булмавы. Йортларда алар бар, әмма чыккан суны чистарту корылмалары булмау экологлар куйган таләпләргә туры килми.
Предприятие идарәчелегендәге йортлар даими ремонтлауга мохтаҗ. Авыл җирләрендә ЖКХга түләү тарифлары түбән. Шунлыктан, халыктан кергән акча хисабына гына күпфатирлы торак йортларны тулысынча карап тоту мөмкин түгел. Моның өчен өстәмә финанс кереме сорала.
Рафаэль Мөҗәһит улы 2013 елда коллектив алдында торган бурычларга да тукталды. Алар:
–үзләренә караган күпфатирлы йортлар янындагы җирнең өске катламын тигезләп, вак таш җәю, подъезд яннарын тәртипкә китерү, йорт диварының тышка чыгып торган аскы өлешен ремонтлау;
–су агызу урыннары булмаган күпфатирлы йортлар янына тимер-бетон боҗралардан коелар ясау яки киңлеге 2 метрлы су агызу җайланмасы (шамбо) ясау;
–авылларда яшәүчеләрне су белән тоткарлыксыз тәэмин итү максатыннан, су линиясенә басым көйләү автоматы кую һәм шуның белән электр энергияенә 50 процент экономия ясау;
–үзәк су линиясенә хисап приборы кую;
–урамнардагы янгын гидрантларын яңадан булдыру;
–мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт уздыру;
–котельныйдагы насосларны, куркынычсызлык приборларын (СГГ и СОУ), казаннарны алыштыру буенча реконструкция уздыру;
–норматив таләпләргә җавап бирми торган төтен юлларын алыштыру.
Доклад буенча фикер алышу вакытында ясаган чыгышында предприятиенең баш инженеры Тимер Усманов яңа казаннар, автомат приборлар һәм насослар, яңа махсус машиналар алуда күрсәткән ярдәмнәре өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка коллективның рәхмәтен белдерде. Яңа җиһазлар урнаштыру халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты яхшыруга гарантия булып торса, яңа машиналар эшчеләр һәм белгечләр өчен ашыгыч чакыртылган җирләргә вакытында барып җитү, аварияләрне кичекмәстән бетерү мөмкинлеге бирә.
Механик-тәэминатчы Рәин Вилданов предприятие җитәкчесе Рафаэль Бәхтиевның шәхси тынгысызлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә котельныйларның һәм башка объектларның җылыту сезонына вакытыннан алда әзер булуын белдерде.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов предприятие коллективының хисап елында башкарган эшләренә уңай бәя бирде, тырыш хезмәтләре өчен механик-тәэминатчы Рәин Вилдановка һәм газ буенча слесарь Наил Шәйсолтановка район башлыгының Рәхмәт хатын, предприятиенең акчалата бүләген тапшырды.
Наил АБДУЛЛИН
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз