Самара өлкәсендә африка дуңгыз чумасы!

2020 елның 27 ноябре, җомга

Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә африка дуңгызлар чумасы (АДЧ) буенча, шул исәптән Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре территорияләрендә катлаулы хәл күзәтелә.

Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, агымдагы елда 209 АДЧ очрагы теркәлгән (йорт дуңгызлары арасында 138 очрак, кыргый кабаннар арасында 71 очрак).

Самара өлкәсендә хәл киеренке. 2020 ел башыннан бирле анда 115 АДЧ очрагы теркәлгән, шуларның 47се кыргый кабаннар арасында, 66 очрак йорт дуңгызларында теркәлгән; 2 очрак-терлекчелек продукциясендә АДЧ геномын ачыклаубулып тора. АДЧ ялкынсыну  булган зоналар Нурлат, Чирмешән, Лениногорск, Әлки, Баулы һәм Бөгелмә муниципаль районнары чикләренә якын урнашкан.

Кыргый кабаннарны миграцияләүе һәм инфекцияле дуңгыз продукциясен кертү - республика территориясенә вирус кертү куркынычы зурайта.

Самара өлкәсендә инфекциянең контрольсез таралуына, шул исәптән кайбер шәхси ярдәмче хуҗалыкларның йорт дуңгызларының үләксәләрен яшереп калу ниятеннән урман массивларында күмү дә сәбәп булып тора. Ветеринария кагыйдәләре буенча, АЧС учагын бетергәндә 5 километр радиуста дуңгызлар һәм дуңгызчылык продукциясен тулысынча юк ителә. Моннан тыш, 100 км радиуста инфекция таралу куркынычы бар, анда да катгый чикләүләр салыну кукынычы бар.

Шуңа бәйле рәвештә түбәндәгеләрне эшләү зарур:

- шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызлар санын ел әйләнәсе ябык сарайларда тотуны тәэмин итәргә;

- санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында, базарларда дуңгызчылык продукциясен сатып алмаска; 

- биологик калдыкларны үләт базларында гына утильләштерергә һәм юк итергә;

- кыргый кабаннарның һәм йорт дуңгызларының үлүе турында, диагностик тикшеренүләр уздыру өчен, ветеринария хезмәтенә үз вакытында хәбәр итәргә.

 

«Азнакай РДВБ " ДБО начальнигы урынбасары В. А. Саттарова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International