Бу сорауга җавапны бик тиздән ала алырбыз, шәт.
Росстат Бөтенроссия сан алу кампаниясенә багышлап балалар арасында зур бәйге игълан итә. Анда 7-12 яшьлекләр катнаша ала. Бәйгегә җибәргән рәсемдә үз илең, анда сан алуның ничек уздырылуын чагылдырырга, гаиләңне, сан алучыларны, я булмаса интернет аша электрон кәгазьләрне тутырган чакны тасвирларга мөмкин. Моннан тыш, үзең яшәгән авыл, шәһәрне, аның иң матур урыннарын ясарга була. Алар янәшәсенә сан алу талисманы – ВиПиНны да куярга онытмагыз.
Рәсемнәрне 16 ноябрьдән 1 мартка кадәр куярга була.
Җиңүчеләрне премияләр көтә.