Сөнгеләрдән куркыныч яный

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
 Яз әле ныклап торып үз хакимлегенә кермәгән, биналар кыекларында кояшның туры төшкән нурларыннан озын булып асылынырга өлгергән сөнгеләрдән зыян күрүчеләр бар инде. Мәскәүдә узган елда коляскадагы сабыйның өстенә сөнге төшеп гомерен кыйган хәл сабак булмаган, быел да шундый хәл кабатлана язган. Әле дә боз кисәге колясканың читенә генә эләгеп калган, балага зыян килмәгән. Соңгы вакытта һавадан боз сөнгеләре генә түгел, астероид кыйпылчыклары да төшкәли башлады, җәмәгать, күккә игътибарлырак булып, караштырып йөрик. Шәһәребез урамнарында, бигрәк тә биналар янәшәсендәге тротуарлардан узганда аеруча саклык кирәк. Биектән зур тизлек белән төшкән боз кисәгеннән дә афәт күрергә язмасын. Әлбәттә инде, бу сөнгеләрне чистартырга, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиешле җаваплы затлардан бу чорда аеруча җаваплылык сорала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International