Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 декабреннән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16° ка түбән, минималь температура -20 ° га кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты..-25°, аерым районнарда -28°. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр сакланачак.
Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 8 декабренә фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -14..-17, аязган вакытта -19..-23˚. Көндез максималь һава температурасы -8..-12, урыны белән -15. Юлларда бозлавык.