Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Җәмәгать оешмалары эшен яңарту кирәк
2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Карамалы. Һәр авылның матур традицияләре бар. Карамалы авыл халкы нинди генә бәйрәм, чара булмасын, үз җирлегендә үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, кышын – камыр ризыклары, сөт, катык, каймактан кече генә ярминкә оештыра. Карамалы җирлегендә кул эшләре осталары да күп. Әнә, Венера Асманова сәйлән, макарон, пластик шешәләрдән гаҗәеп әйберләр ясап куйган. Мансур Шәвәлиевнең агач эшләнмәләре дә әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итә. Кул эшләренә мәктәп балалары да бик оста икән.
Быел Карамалы авыл җирлегендә зур үзгәреш булды. Ничә еллар дәвамында җирлекне үрнәк рәвештә җитәкләгән Миләүшә Рәшитова дилбегәне яшь белгеч Артур Ногмановка бирде. Әлбәттә, тәҗрибәсез яңа авыл башлыгына ныклы ярдәм кирәк. Әмма, уңай үзгәрешләр инде күз алдында. Авыл клубының түбәсе алыштырылып, өлешчә ремонт ясалган, Таллы Бүләктә балалар бакчасы ачылган. Авылларда зиратларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Октябрь Бүләк авылында мәчет салына. Бу эшләрне башкаруда муниципаль район, “Таллы Бүләк” ҖЧҖ җитәкчелеге ныклы ярдәм күрсәтә. Рәзил Шәрипов, Гөлҗиһан Тимербаева, Сирин Әминов, Илшат Шәйдуллин, Марат Гәрәев, Заһир Асибаков һәм башка авылдашлар, депутатлар инициативалы, һәр эштә активлар.
Ел дәвамында авыл халкыннан 17 язмача һәм телдән гариза кергән. Алар арасында җир участогын һәм йортларны рәсмиләштерү, урам утларының начар януы, йортлар янында газ һәм электр энергиясенә тиеп торган биек агачларны кистерү һәм башка үтенечләр бар. Октябрь Бүләк һәм Таллы Бүләк авылларына маршрут автобуслары булмау да халыкны борчый.
Карамалыдагы җыелыш тәнкыйтькә бай булды. Дөресрәге, үзара тәнкыйть шартларында барды ул. Биредә җинаятьчелек, эчкечелек кебек ямьсез күренешләр күбәеп киткән. Ветераннар авылда тәртип, тәрбия мәсьәләсен җайга салу, халык судлары, хатын-кызлар берлеге кебек электән сыналган җәмәгать оешмаларының эшен яңарту кирәклеген искәрттеләр. Шулай ук чүп-чарларын теләсә кайда ташлаучы ваемсыз авылдашларын да тәнкыйтькә алдылар. Әлбәттә, чүплекләрне тәртипкә китерү, халыкны су белән тәэмин итү, урам юлларын чистарту һәм башка өлкәләрдә җирлек җитәкчелегенә халык тарафыннан ризасызлык та, тәкъдим-киңәш тә күп булды.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев бер төркем авыл активистларына бүләкләр тапшырды. Ул районның икътисади хәле белән таныштырудан тыш, үзара аңлашып эшләү, тәрбия мәсьәләләренә дә басым ясады.
Мәсгут. Биредә халык белән очрашу җәмәгать тормышында активларны билгеләп үтүдән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Әскаров узган елгы эшләргә хисап тотты. Мәсгут авыл җирлеге буенча район Советы депутаты Ривал Хисаметдинов, участок инспекторы Рим Әминов, хуҗалыкның узган елгы эшләренә хисап тоткан “Агрофирма “Азнакай” ҖЧҖ вәкиле чыгышлары тыңланды.
Мәсгут авыл җирлегендә барлыгы 470 кеше яши. Шуларның 138е пенсионер, 34 инвалид, хезмәт яшендәгеләр – 206 кеше. Җирлектә яшәүче халыкка балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, почта, шәхси кибет хезмәт күрсәтә. Авыл башлыгы әлеге объектлар эшчәнлегенә кыскача тукталып үтте. Ирешелгәннәр шактый. Мәсәлән, Мәсгут авыл мәдәният йорты “Без сәламәт тормыш яклы” район смотр-конкурсында катнашып, 48 клуб арасында өченче урынны алды. Үзешчәннәр сәнгать осталары бәйгесендә дә Дипломга ия булганнар. Узган ел мәдәният йортының матди-техник базасы шактый яңартылган. Әмма, 2005 елда ук башланган ремонт эшләре бүгенгәчә төгәлләнмәгән. Бу подрядчыларның да эшкә җавапсыз карау нәтиҗәсе. Ике тапкыр түбәне давыл алып аткан, шуңа да су үтә, электрүткәргеч зарарланган. Кыскасы, башкарасы эшләр бик күп. Авыл башлыгы ветераннар белән эш, демографик хәл (үлүчеләр саны туучылардан ике тапкырга күбрәк), салым һәм башка өлкәләр эшчәнлегенә җентекләп тукталды. Хисап елында административ бинаның алгы ягына ремонт эшләре башкарылган, авыл чүплеге әйләндереп алынган, капка куелган, Яхшыбай авылында халыкның үз көче белән зират киңәйтелгән, урам утлары яңартылган. Алда торган бурычларга тукталып, Ришат Хатыйп улы авыл халкын су белән тәэмин итү эшләрен тәмамлау кирәклегенә басым ясады. Алда чишмәләрне төзекләндерү, агачлар утырту, юлларны ремонтлау, авыл чүплеге тирәли агачлар утыртып чыгу, янгын депосын ремонтлау һәм башка эшләр тора.
Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов җыелышка йомгак ясап, районның социаль-икътисади халәте белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз