Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Яз- чистартыр төзекләндерер чоры
2013 елның 25 марты, дүшәмбе
Март ае матур бәйрәмнәр, истәлекле көннәргә бай ай ул. Әле күптән түгел генә янә бер һөнәри бәйрәм – торак - коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Әлеге өлкәләрдән башка тормыш-көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Гади генә мисал – шәһәребезне кыш буе яуган кардан чистартучылар хезмәтен генә алыйк. Ә бит шөкер, табигать ак күбәләкләрен мулдан очырды, көрәп кенә бетер. “Коммунальщиклар” көртләрдән үзвакытында арындырып тормаса, ни булыр иде?! Яки шул ук Ходайның һәр бирмеш көнендә кирәк булган ут, су, җылылыкны алыйк. Бүгенге әңгәмәбездә Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров белән шәһәрдәшләрнең уңайлы, тотрыклы көнкүрешен тәэмин иткән шушы эшләр хакында сөйләшербез.
– Расих Әхәтович, сүзне шул ук кар чистартудан башлыйк әле. Ул вакытында чыгарылып тормаса, язын яманга туры килә...
– Әлбәттә, бу эш кыш буена тукталып тормады. Шәһәр читенә 11000 куб.м кар чыгарылды. Юлларга ком, махсус ясалган кушылма даими сибелде. Ком һәм тоз кушылмасы юл техникасы белән 410 мең кв.м.да таратылды. Тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышы яннарына, ял мәйданчыкларына – барсы 32 мең кв.м җирдә кулдан ком сибелде. Шулай ук күперләрне, халык йөри торган баскычлы урыннар, сукмакларны кар-боздан арындыру бара, 45 куб.м.да канал, траншеялар әзерләнде – җәмгысе 4 млн.164 мең сумлык эшләр башкарылды.
– Олы юлларда хәрәкәт иминлеге дә аларның ни дәрәҗәдә чистартып, карап торылуына бәйле, шулай бит?
– Региональ дәрәҗәдәге юллар “Татнефтедор” ҖЧҖнең Азнакай УАДы карамагында. Әйтергә кирәк, коллектив үз эшенә бик җаваплы. 172 тонна тозлы су, 2250 тонна кушылма сибеп, предприятие юлларны кыш буе тиешенчә карады. КДМ базасындагы махсус җайланма белән 30 мең кв.м.да кардан чистарту, 17 мең кв.м.да юл читләрен чистарту, 666 км.да траншеяларны тәртипкә китерү эшләре барды. Буран вакытында техника шунда ук эшкә чыкты. Барысы 7 млн. сумга якын эшләр башкарылды.
– Күпкатлы йортларда яшәүчеләрне федераль программа нигезендәге капиталь ремонт кызыксындыра. Быелга эшләр күләме нинди һәм ремонт кайларда бара?
– 2013 елга районда 26 йортка 88 млн. 581 мең 487 сумлык капиталь ремонт үткәрү көтелә. Шәһәрдәге 18 йортка (70,2 млн. сумлык) Актүбәдә 5, авыл җирлекләрендә 3 күпфатирлы йортка капремонт керәчәк. Бүгенге көндә Шәйхетдинов урамындагы 7нче йортта тышкы өлешне, күршедәге 3нче йортта шулай ук фасадны яңарту, эчке инженерлык челтәрен алыштыру, Нефтьчеләр, 6 һәм Ленин, 6 йортларда су һәм электрүткәргечне, Ленин, 8, 27 А йортларында электр, Нефтьчеләр, 4 тә фасад, су, электрүткәргечләрне, Болгар, 2 дә – суүткәргеч, Нефтьчеләр урамындагы 20 нче йортта тышкы өлешне яңарту, җылылык, эчке инженерлык челтәрен, электрүткәргечләрне алыштыру эшләре бара. Актүбә бистәсенең Лесная урамындагы 26 нчы йортта суүткәргеч алыштырыла.
– Расих Әхәтович, яз – корыган агачларны кисү өчен дә кулай вакыт бит әле ул. Табигать яшәргәнче, ансына да өлгереп калырга кирәк.
– Агачларны, юл читләрендәге куакларны кисеп, тәртипкә китерү чараларына декабрь аенда ук керештек. Нефтьчеләр һәм Шәйхетдинов урамнарын тоташтырган юлда бу эшләрне башкаруда “Азнакайнефть” идарәсе, “Татнефть-ТранСервис” ҖЧҖ, “Татбуртранс” ҖЧҖнең Азнакай филиалы, “Водоканалсервис” ААҖнең Азнакай ПТСы, подрядчы төзү оешмалары, ТСЖлар һәм идарә итү компанияләре хезмәткәрләре зур активлык күрсәтте. Бер атна эчендә генә дә аларда 80нән артык кеше катнашты.
Февраль аеннан агач кисү дәвам итә. Беренче атнада предприятиеләр бераз сүлпәнлек күрсәтсә дә, икенче атнада эшләр тулы куәтенә барды. Көн саен 40-50ләп кеше җиң сызганып территорияне корыган, кирәксез агач, куаклардан чистартты. Югарыда телгә алынган актив коллективларга “Татнефть-АзнакайРемСервис”, “Татнефть-ЭнергоСервис”, “ЛУТР”, мәгариф идарәсе, 89 нчы һөнәри лицей, “Азнакай киемнәре” ҖЧҖләр дә кушылды. Әлеге мөһим чара 80 проценка үтәлде. Сез әйткәнчә, яз хакимлекне үз кулына алганчы, шушы араларда агач кисү эшләре төгәлләнәчәк.
– Әйе, чистартыр, төзекләндерер чор. Эш-мәшәкатьләрнең бетеп торасы юк. Гамьле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Расих Әхәтович, алар хакында сөйләшүне алга таба да дәвам итәрбез әле.
Әңгәмәдәш: Лиза Нурлыева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз