22 декабрь көнне Азнакай шәһәрендә Нахимов урамы буенча 2 нче йорт ишегалдында Яңа ел бәйрәме узды. Ишегалдында яшәүчеләрне Азнакай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Инсаф улы Солтанов, «безнең йорт - Восход «ИК» ҖЧҖ генераль директоры Сәгыйр Ясир улы Гомәров җылы котладылар. "Мәдәни үзәк" МБУ иҗат коллективы әкият геройлары катнашында искиткеч яңа ел тамашасы күрсәтте. Балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп күңел ачтылар: хәрәкәтле уеннар уйнадылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм ахырында Кыш Бабай һәм Кар кызы татлы бүләкләр өләштеләр.
Азнакай муниципаль районы мәдәният үзәге