24 декабрь көнне Азнакай шәһәрендә Солтангалиев урамы буенча 33-нче номерлы йорт ишегалдында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Кунаклар Әкияти Яңа ел тамашасын карадылар. Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Элегия» хор коллективының чыгышы күңелле сюрприз булды.
Ишегалды халкын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән Азнакай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Инсаф улы Солтанов, «28 нче Квартал» ИК ҖЧҖ генераль директоры Алинә Илдус кызы Солтанова котладылар. Балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп күңел ачтылар: хәрәкәтле уеннар уйнадылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм ахырында Кыш Бабай һәм Кар кызы татлы бүләкләр өләштеләр.