Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Гран-прины Үчәлле кызы Гөлчәчәк Кадыйрова яулады
2013 елның 27 марты, чәршәмбе
Узган шимбәдә шәһәребезнең Татарстан мәйданында кышны озату – Нәүрүз бәйрәме узды.
Азнакайда елның-елында ул җыр-бию, уеннар һәм ярминкә белән бай чара булып үтә. Быел да сәүдә, авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне саттылар.
– Шәһәр халкына без улым Руслан крестьян-фермер хуҗалыгында үстергән тавык, каз, аның эч-башын алып килдек. Каклаганы да, ыслаганы да – барысы да бар, - ди Мәлбагыштан Булат Хөсәенов. - Әйберне үстереп була, ә менә сатуы кыенрак. Мондый чаралар җитештерүчеләр өчен бик кирәк.
Ишкәйдән Нәзифә һәм Әскать Дәбихуллиннар 20 баш умарта тоталар икән. Гәрәбәдәй баллары әллә каян үзенә тартып тора.
-Производствода эшләгәндә ял саен авылга чапсак, хәзер шәһәргә кунакка гына кайтып киләбез. Өйдә тик ятып булмый бит. Кышкылыкка сугымга мал да асрыйбыз, кош-кортларыбыз да бар, - диләр. Әсгать абыйга - 80, Нәзифә апага 75 яшь. Менә шундый картаюны белми торган, уңган безнең якта халык!
Татарстанның атказанган нефтьчесе, Ленин ордены кавалеры Нәфис Фәйзуллин да үз балын алып чыккан.
Фаиз абый Шәяхмәтовны районда белмәгән кеше юктыр. Кызыл Йолдыз авылына җан кертеп, нинди генә мал асрамый ул! Аның ите дә яхшы үтте.
Мәнәвездән Мөҗиповларның тавыклары белән кызыксынучылар да шактый иде. Ни дисәң дә, кош-кортка чирәм баш төртергә күп калмады. Нәүрүз килгәч, яз килә!
Район кулланучылар җәмгыяте, азык-төлек комбинаты, эшчеләрне тәэмин итү идарәсе, “Бәхет” кафесы кызларының салкында бии-бии пешкән ризыклар, тәм-том сатуын телгә алмасам, мөгаен, хәтерләре калыр.
Бәйрәмгә килүчеләрне мәктәп туклануы комбинаты карга боткасы һәм коймаклар белән сыйлады.
-Ит ярминкәдә арзанрак - 200 сумнан, әмма сатучысы да аз. Авыл хуҗалыклары, фермерлар күбрәк катнашсын иде, - диләр “Марс” ҖЧҖ һәм Корбанов крестьян-фермер хуҗалыгы итенә чират торучы апалар.
Кемгә ит, кемгә тамаша! Халык ризык эзләп кенә түгел, үзешчәннәребезнең дәрле җырларын, биюләрен, кызыклы уеннар карарга да килгән. Бала-чага асфальтта рәсем ясап, күңелле көйләргә кушылып биеп кинәнде.
Азнакайлыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов тәбрикләде.
-Яз мул уңышлар, матур көннәр алып килсен! Сәламәт булыгыз, имин яшәгез! Күңелләрегездә һәрчак яз булсын!, - дип ул изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмне Нәүрүзбикә бәйгесе тагын да җанландырды. Җиде авылдан җиде гүзәл осталыкка-уңганлыкка көч сынашты. Алар оештырган уеннарга халык бик теләп катнашты.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз