Язгы су басуга әзер торыйк

2013 елның 29 марты, җомга
Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Гөрләвекләр ага, елгаларда боз эри. Әлбәттә, мондый чорда ташу, су басулар куркынычы тумый калмый. Район күләмендә аңа хәзерлек эшләре ничек бара? Халык арасында аңлату тиешенчә уздырыламы? Бәла-каза булган очракта кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләү чарасы күреләме? Әлеге сораулар белән янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.
– Быел белгечләр андый катаклизмнар булмас дип фаразлый. Әмма без уйлаган белән генә мени ул... Һава торышы һаман киреләнә: әле җебетә, әле кар ява, йә бөтенләй суытып җибәрә. Мәгълүм булганча, ташуга берничә фактор йогынты ясый – туфракның туң булуы, сулыклардагы боз калынлыгы, явым-төшем күләме. Явым-төшем быел шактый күп булса да, күрсәткечләр нормада. Безнең район авылларына су басу куркынычы янаучы – Ык елгасы. Быел ул артык күтәрелмәс дип ышанабыз. Ләкин барыбер дә хәзер торырга, алдан саклык чаралары күрергә кирәк. Районда Ык буе зонасына 10 торак пункты керә. Ә бу 220 йорт дигән сүз.
Ташкынга каршы чаралар күрү буенча районда оператив төркем төзелде. Елга буе зонасы махсус күзәтү астында. Су күтәрелә калса дип, халыкны эвакуацияләү буенча план эшләнде, өйрәнүләр уздырылды. Һәр оешма-предприятие, ведомстволар әлеге мөһим чарага җаваплы карарга, мөмкинлектән чыгып транспорт, эшче көчләр белән ярдәм итәргә тиеш. Һәм эш шулай оештырыла да. Бигрәк тә район һәм шәһәр депутатлары актив эшчәнлек алып бара. Нефтьчеләр территорияләрне чистарту, судан арындыру эшләрендә куәтле техника белән ярдәм итә.
Бу чорда иң әһәмиятлесе – халык арасында аңлату эшләре алып бару, су баскан очракта, вакытлы тору урыннарын әзерләү.
Елга тирәләрендә яшәгән кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Зур су басулар була калса, эвакуация өчен нибары 4 сәгать вакыт кала. Кайберәүләрнең эвакуациядән баш тарту очраклары бар. Шуңа күрә авыл җирлекләре башлыклары һәм башка җаваплы идарәлек вәкилләре халык җыеннары үткәрергә, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлату эшләре алып барырга, моның никадәр мөһим икәнен алдан ук халыкка җиткерергә тиеш.
Ташкын, су баскан очракта һәркем үз милкен һәм матди байлыкларын, терлекләрен саклау чараларын алдан ук кайгыртып куярга бурычлы. Документлар һәм башка кыйммәтле әйберләрне су үтмәслек итеп төреп, җыйнап кую, йортның өске катына күчерү, җылы, су үтмәслек киемнәр, йөзү җайланмалары әзерләп кую зарур. Су торак йортларга якынайса, электрүткәргечләрен челтәрдән өзәргә онытмыйк.
Шәһәр җирлегендә дә йорт хуҗалары кар сулары акканын, су басканын көтеп тормыйча, үз территориясен кардан чистартырга, суүткәргеч канаулар казып, кечкенә дамбалар өю кебек саклык чаралары күрергә тиеш. Бер-беребезгә игътибарлы, сак һәм хәзерлекле булыйк!
Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International