Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Күп функцияле үзәк халыкка эшне җиңелләштерә
2013 елның 29 марты, җомга
Халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында безнең районда күп функцияле үзәк 2011 елның 28 июлендә ачылган иде. Ул башкарган эшләр белән таныштыруны сорап, без үзәк директоры Ильвира Пузыревага мөрәҗәгать иттек.
- Күп функцияле үзәкнең эш алымы белән таныштырып үтсәгез иде.
- Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә проблемалар еллар буена җыелып килде. Гомуми проблемалар – озын чиратлар, кабул итүне көткәндә уңайлыклар булмау, инстанцияләрнең төрле урында урнашуы, нәтиҗәләрне озак көтү һ.б. шундый факторлар. Мәсәлән, җир участогын милеккә теркәү өчен кешегә 5 төрле инстанциядән 7 төрдән артык документ җыярга кирәк. Бу инстанцияләр гадәттә төрлесе төрле вакытта эшли һәм шәһәрнең төрле почмагында урнашкан. Күп функцияле үзәк эш нигезенә “бер тәрәзә” принцибы салынган. Ул гражданнарга төрле инстанцияләрдән документлар һәм белешмәләр җыюны җиңеләйтә, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның санын киметә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең вакытын кыскарта, хезмәт күрсәтү яки күрсәтмәү турында карар кабул итүче җаваплы затлар белән шәхси аралашу мөмкинлеген бетерә, коррупциягә, арадашчылар хезмәтенә киртә куя.
-Күп функцияле үзәк аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү процедурасы ничек уза?
- Теләсә нинди милеккә хокукны теркәү өчен шәхси паспортыңны һәм күчемсез милеккә документны тапшырырга гына кирәк. Калган барлык документларны, шулай ук процедураларны, әйтик, кадастр паспортын алу, ызанлау яки техник паспортны яңарту, барсын да күп функцияле үзәк башкара.
Документларны кабул итү һәм эшкәртү, ягъни сканерлау, күчерелмәсен алу һәм кабул итү вакыты иң күбе 15 минутны ала. Абоненттан алынган бу документлар белгечләр тарафыннан эшкәртелә, юридик экспертиза уза, аларга эш ачылып, курьерлар аша тиешле оешмаларга җибәрелә. Мөрәҗәгать итүче үз эшенең шәхси номеры белән расписка ала. Бу номер буенча гражданин эшенең барышы белән телефон аша таныша ала. Күп функцияле үзәк бинасында кирәкле барлык дәүләт пошлиналарын түләү өчен Саклык банкы кассасы бар. Биредә шулай ук даими телефон элемтәсе эшли: һәр гражданин белгеч белән ялганып, документларын теркәүнең барышы белән таныша, шулай ук теләсә нинди юридик һәм оештыру консультациясе ала ала.
-Кайсы хезмәтләргә сорау зур?
-Нигездә, сату-алу, алышу, бүләк итү, мираска алу килешүләре буенча милекне теркәү; төзелгән биналары, корылмалары булган җир участокларына хокукны теркәү, торак, дача, гараж участокларына хокукны теркәү; биналарның, корылмаларның һәм җир участокларының кадастр исәбен алу, шулай ук торак бинаны торак булмаган бинага күчерүгә, объектларны төзүгә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү; торак төзелешенә җир участогы алу өчен күп балалы гаиләләрдән гаризалар кабул итү; хезмәт стажы турында архив белешмәләр бирү; җир участоклары бирү турында карарлар алу.
- Үзәк эшчәнлеге нинди хезмәтләр белән бәйле?
- Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә күп функцияле үзәк кадастр палатасы, Росреестр идарәсе, мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, БТИ, җир бюросы, төзелеш һәм архитектура бүлеге, архив бүлеге, опека һәм попечительлек органнары, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты белән тыгыз килешүләр нигезендә хезмәттәшлек итә. Шулай ук социаль иминиятләштерү фонды белән дә хезмәтләр күрсәтү буенча килешү төзелде. Хәзер страховкалаучылар социаль иминиятләштерү фондына хисап биргәндә безнең үзәккә мөрәҗәгать итә ала.
-Узган ел һәм быел күпме хезмәт күрсәтелде?
-Күп функцияле үзәктә 2012 елда барлыгы 10220 хезмәт күрсәтелгән, белгечләр 5021 кешегә консультация биргән, 2026 кеше гариза язып, “бердәм тәрәзә” принцибы буенча хезмәт күрсәтү турында ышаныч язуы калдырган. Эш нәтиҗәләре буенча 1537 әзер документлар комплекты бирелгән. Агымдагы елда барлыгы 6759 хезмәт күрсәтелгән.
-Эштә нинди проблемалар туа?
-Күп функцияле үзәк үзенә мөрәҗәгать иткән гражданнарның фикере белән кызыксына. Гражданнар тулысынча канәгать булсалар да, проблемалар әле җитәрлек.
Беренчедән, үзәк эшчәнлеге хакында халык әле белеп бетерми. Юридик әһәмиятле документларны дөрес теркәү буенча җирлекләр башлыкларын укытырга кирәк.
Үзәк базасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрен арттыру мөһим, әйтик, салым мөнәсәбәтләре, медицина иминиятләштерүе, миграция хезмәте.
Агымдагы елның апрель аеннан район башкарма комитеты җитәкчесе раслаган график буенча күп функцияле үзәк белгечләре районның муниципаль берәмлекләренә чыгып, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү оештырачак. Әлеге график “Маяк” газетасында басылачак.
Гади гражданнарның тормышын күпкә җиңеләйтү, аларны чиновниклардан аралау, төрле хезмәтләрне, ташламаларны, хокукларны тиз арада теркәү, хокукый нигилизм белән көрәш – административ реформа үткәрү программасының төп бурычы шулар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз