Без эш һәм ял көннәрен аермыйбыз

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Узган Яңа ел каникулларын барыбыз да түземсезлек белән көттек. Әмма ваемсыз яллар – куркынычсызлыкка жавапсыз карарга дигэн суз тугел. Чөнки, статистика буенча, нәкъ менә бәйрәм көннәрендә янгыннар арта, аларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны ешая. Шуңа күрә бөтен ил буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында көчәйтелгән хезмәт итү режимына күчерелде. 

Яңа 2021 елның беренче көннәрендә үк 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын профилактикасы бүлеге «Торак»профилактик операциясе кысаларында Азнакай шәһәренең торак секторында янгыннарны кисәтү буенча эш алып барды. Янгын сагы хезмәткәрләре Герцен һәм Гыйззәт урамнарында яшәүчеләр белән янгынга каршы режим чаралары, янгын чыккан очракта шәхси куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында аңлату әңгәмәләре алып бардылар, шулай ук гражданнарга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International