Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Узган атнада Урсай авылында көрәш буенча турнир үтте
2013 елның 1 апреле, дүшәмбе
Узган атнада Урсай авылында танылган көрәшчеләр Рәис Кәримов һәм Рәфис Ярмиев истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча турнир үтте.
Алар икесе дә туган авыллары, Азнакай районы тарихында тирән эз калдырган, хезмәттә генә түгел, спортта да югары нәтиҗәләр күрсәткән шәхесләр.
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты.
-Милли көрәш буенча турнирлар матур традициягә әйләнде. Шунысы күңелле, соңгы елда актив яшәү рәвешен – спортны сайлаучылар сафы тулылана. Спорт белән уңышлы шөгыльләнү өчен районда барлык шартлар тудырылган һәм нәтиҗәләре дә шатландыра. Яшүсмерләр әлеге ярышларда катнашып, үзләренә яңа дуслар табалар, чын көрәшчеләр булып үсәләр, - дип, бил алышучыларга уңышлар теләде ул.
Турнирның Казанда узачак Универсиада алдыннан булуы аерым игътибарга лаек: билгеле булганча, татар-башкорт көрәше дә аерым спорт төре буларак Универсиада ярышларына кертелде. Ә бүгенге ярышларны Урсайның үз универсиадасы дип әйтергә тулы хокук бар. Чөнки Рәфис Ярмиев истәлегенә ул беренче, ә Рәис Кәримов истәлегенә багышлап инде дүртенче тапкыр үткәрелә.
Бу турнирда районның 100дән артык ир-егете көч сынашты. Киеренке рухта барган бәйгене тамашачылар зур кызыксыну белән күзәтте: турнир батыры исеменә кем лаек булыр? Яшүсмерләр арасында барган көрәштә үз үлчәм категорияләрендә Сәмәндәр Хәлимов, Илфат Миңнегалиев, Марсель Ким, Равил Сабирҗанов, Илназ Әзһәмов, Раил Гарипов, Илдус Вәлиев, Рүзил Рәшитов, Илнар Алтынбаев, Рунар Нуриев батыр булып танылды.
Ә ир-атлар арасында Артур Солтанов, Айдар Алтынбаев, Илдар Алтынбаев, Гөлүс Борһанов, Алик Шәйдуллин чемпион булдылар. Команда зачетында Азнакайның “Дельфин” командасы (тренерлары Р.Миңнеханов, Р.Гәрәев) – беренче, шәһәрнең 9нчы мәктәп егетләре (тренер А.Миңнегалиев) – икенче, Тымытык авылы көрәшчеләре (Н.Әхмәтҗанов) өченче урынны алдылар. Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Турнирның бик яхшы һәм оешкан төстә уздырылуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Фәнүс Кәримов үзе дә кече яшьтән үк милли көрәш белән шөгыльләнә.
-Быел катнашучыларның саны артуы аеруча куанычлы, егетләр барысы да осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте, ярышка ныклы әзерлек белән килүләре күренеп тора, - ди ул.
Тамашачылар да кызыклы уеннарда катнашып, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты: пычкы белән утын кисү, чүлмәк вату дисеңме... Кыскасы, ярышлар чын бәйрәм төсен алды. Димәк, авыл эшли дә, ял да итә белә. Район, хуҗалык, авыл җитәкчелегенең бердәм булу нәтиҗәсе бу, әлбәттә.
Турнирны оештыручы Фәнүс Кәримов белән Илнур Ярмиев халык өчен бүләк тә әзерләгәннәр иде – кич белән авыл халкына “Айфара” төркеме үзенең җыр-моңнарын бүләк итеп, күңелле ял оештырды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
27
май, 2026 ел
2026 елның 28 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 27 маенда 18 сәгатьтән 28 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2025 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз