2020 елнын 28 декабрендә отряд командиры Гәрәев Рәмис Рәзиф улы һәм сакчы башлыгы Гәрифуллин Азат Маүлитҗан улы район башлыгы Марсель Шайдуллиннын хөрмәт сертификатлары һәм вазифаларын намус белән башкарулары өчен кул сәгате белән бүләкләнделәр.
Эле бу елның язында Ямаш биш урнашкан урамында дурт катлы торак йортында, икенче катта урнашкан фатирда янгын булган. Фатир хуҗасы фатирда иде, ул балконнан ярдәм сорады, чөнки ул фатирдан үзе чыга алмады, өске каттагы йортта яшәүчеләр дә ярдәм көтеп тордылар. Шунда ук сакчы башлыгы кушуы буенча өч тезле баскыч куелган һәм кешеләрне коткару операциясе башланган. Барлыгы 5 кеше коткарылган.
24 нче янгын сүндерү бүлегенең матбугат хезмәте