“Коткару битлеге”

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

- Безнең балоннарда һава бетте!

- Чыгу юлын эзлә! Эзлә!

 

Бу Красноярск шәһәрендәге, зур янгында һәләк булган янгын сүндерүчеләрнең сонгы сузләре иде…

 

Янгын сүндерүчеләр янгыннар белән ничек көрәшә? куркусыз ничек ут эченә керә  һәм меңләгән кешенең гомерен коткара? – бу сорау бик аз кешене генә кызыксындырмый торгандыр. Аларның эш шартлары бик катлаулы, һәм куркыныч, кайчагында алар кая барганнарын, алда ни көткәнен дә  белмичә, ялкын чолгап алган уты да хавасы да булмаган биналарга керәләр.

ГДЗС кыскартуы - газ-төтеннән саклау хезмәте. Техноген янгыннарда янгын сүндерүнең мөхим өлеше, сулыш алу өчен яраксыз мохиттә ин яхшы хәзерлекле янгын сундеручеләр эшли.

 Газ-төтеннән саклаучының киеме - янгын сундерученеке кебек үк  – бары тик автоном сулыш аппараты-битлек һәм аркага киелә торган баллон белән тулыландырылган. Кешеләрне төтен эченнән коткару, башкалар якын да килә алмаган янгынны сундеру ГДЗСнын бурычы.

           Күзгә берни күренмәгән ут һәм төтен эчендә эшлэү ин авыры һәм куркынычы: адашу мөмкинлеге һәм  янган конструкцияләрнең ишелеп чыгу юлын каплау куркынычлыгы.

  Баллондагы һава - газ-төтеннән саклаучының тормышы. Һава бетүгә, аппарат «тормыш сигналы» тавышын бирә, бу янгын сүндерүченең төтенле зонадан тиз арада чыгарга тиешлеген аңлата, чөнки һава бик аз калган дигән сүз.

Баллонга янгын сүндерүченең үзе белән булган тагын бер битлеген тоташтыру мөмкинлеге бар. «Коткару битлеге» куркыныч зонадан кешене алып чыгу өчен кирәк.

Барысы да бик гади кебек – битлегеңне кидер дэ, алып чык та кит, тик янган конструкцияләр, температура, карангылык  һәм җимерелү куркынычы турында онытырга ярамый. Янгыннан коткаручының  бурычы гади генә түгел: кешеләр еш кына куркуга, истерикага, паникага бирелә, кайберәүләрдә ябык биналардан курку да була,  шунын аркасында кешегә битлек кидерү кыенлаша.

            Тагын бер тәфсил бар – кысылган һавалы баллон бер кешегә нибары 40 минутка җитә. Димәк икесенә - егерме. Әле ул кешене уттан чыгарганчы, янгын сүндерүче аны, табарга, аңа барып җитәргә тиеш. Битлек кию өчен үгетләргә дә җитешергә тиеш. Бу вакыт эчендә баллон бушый, әле чыгып житәр өчен  дә купме  һава кирәк булачак.

Ут эченнән коткарганда «коткару битлеге» кидерелгән кеше белән  янгын сундерүче, чын мәгнәсендә, үзенең гомере белән бүлешә. «Коткару битлеге» кидереп, 20 кеше ут эченнән чыгарылды» дигән кыска фраза менә шуны аңлата да инде.

 

24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International