Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында «Халык контроле» бүлегендә, фотоларны беркетеп, «исем һәм язулардагы хаталар»категориясен сайлап, хата турында гариза урнаштырырга кирәк.
Ачыкланган бозуларны шулай ук тел, әдәбият һәм сәнгать институтына җибәрергә мөмкин. ТР Фәннәр Академиясенең Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты; Хатлар электрон адреска кабул ителә iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12.
Иң күп фотоматериалларны җибәргән ун кеше призлар алачак. Бүләкләү тантанасы 2021 елның 4 нче кварталында булачак.