Сан алу – рәсемнәрдә

2021 елның 9 марты, сишәмбе

 Бөтенроссия сан алуга багышланган балалар арасындагы рәсем бәйгесенә 4 меңнән артык иҗат эше килгән. Алар белән рәсми сайтта һәркем таныша ала.

 Рәсемнәрнең 2153ен 7-9 яшьлек малай-кызлар юллаган. Татарстаннан 254 бала иҗат эшләрен җибәргәннәр. Сайтка кереп, 15 мартка кадәр алар өчен тавыш бирә аласыз. Иң күп лайклар җыючылар арасында жюри урыннар билгеләячәк. Бәйгегә нәтиҗә 31 мартта ясала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International