Хәзерге вакытта илдә коронавирус афәтенең чигенә башлавы күзәтелә. Чирнең яңа очраклары көннән-көн кимүгә таба бара. Шуңа да аны шушы чорга күчерү оптималь срок исәпләнә.
Быелгы сан алуда студентлар да актив катнашачак. Ул практика буларак кабул ителәчәк.
Аннары, көзнең бу аенда гадәттә табигать шартлары да уңай тора. Әле сезонлы авыруларның да баш калкытмаган чагы була.
Кыскасы, сан алу өчен сентябрь ае иң отышлы вакыт дип табылды