ЯНГЫННАН САКЛАУ БҮЛЕГЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕННӘН МАШИНАНЫ ДОРЕС КУЮ БУЕНЧА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫККА БЭЙЛЕ 6 ТОП КАГЫЙДЭ

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Үз автомобилеңне парковкалаганда, үз транспорт чарасының урнашу уңайлылыгыннан тыш, автомобиль хуҗасының акча янчыгы һәм тынычлыгына сизелерлек йогынты ясарга мөмкин булган башка мөһим факторларны да исәпкә алырга кирәк, дип уйлаучылар аз түгел. Шулай итеп башлыйбыз :

  1. Мөмкин булганча, машинагызны интенсив хәрәкәткә арткы ягы белән кую моһим - автомобиль яныннан узып баручы машиналардан алган зыян ул, әйтик, автомобильнең алгы ягына яки капотына зыян салудан, күпкә түбәнрәк булачак.
  2. Беркайчан да чүп контейнерлары яки көнкүреш калдыклары белән беррәттән машиналарыгызны куярга тырышмагыз, чөнки алар яну үзлегенә ия, ә янгын чыккан очракта җылылык агымы йогынтысы сезнең машинагызның буяу катламын да, гомумән, аны тулысынча януга китерергә мөмкин.
  3. һәрвакыт машина кую урыннарына туктаганда оператив рәвештә чыгу мөмкинлеге булу юлын эзләгез. Чонки теләсә кайсы очракта, эшкә көтмәгәндә чакыру яисә көтелмэгэн хәл булуы турында белдерү булганда ярдэм итәчәк.
  4. Автомобильләрегезне көнкүреш калдыклары белән янәшә куймагыз-эйтеп киткэнчэ икенчеләре еш кына янарга, ә ут 2 пунктта күрсәтелгән схема буенча хәрәкәт итә ала.
  5. Күләгә булган урыннарга туктарга тырышыгыз- бу машина буявын саклап кала алачак һәм буяу катламынын хезмәт итү срогын озайтачак. икенчедән кызу салонга кереп утыруда бик күңелсез.
  6. Кояш астында булган очракта машина салонында төрле сыеклыклар салынган пластик һәм пыяла савытларны калдырмагыз - беренче һәм икенчеләре дә сирәк очракларда булса да (тик алар барыбер була) линза кебек яктыртып чагылдырырга һәм дэ, бу януга китерергә мөмкин.

 

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International