Азнакайдан Илдар Динмөхәммәтов «Урсал тауда» бәйгесендә гран-при яулады

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәрендә упедагогларның башкару осталыгы номинациясе буенча узган “Урсал тауда” фестиваль-бәйгесендә азнакайлылар аеруча уңышлы чыгыш ясадылар.

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе педагоглары үзләренең югары сәләтләрен күрсәттеләр.

“Сәнгатьле уку” номинациясендә театр бүлеге педагогы Илдар Динмөхәммәтов гран-при яулады.

Музыкаль квартет (Лилия Тимирова, Марианна Муллина, Луиза Латыфуллина, Илнар Шакиров) I дәрәҗә лауреат, “Мизгел” дуэты (Рузилә Бадахшанова, Алия Солтанова) I дәрәҗә дипломант булдылар.

Тулырак: http://aznakaevo-rt.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/aznakaydan-ildar-dinmkhmmtov-ursal-tauda-bygesend-gran-pri-yaulady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International