2021 елның 23 мартында 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр ЮХИДИ тарафыннан тонирланган" пыялалы транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау буенча рейд чарасы үткәрелде. Әлеге хокук бозу өчен 4 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Рейд барышында шулай ук 7 яшькә кадәрге баланы балалар өчен махсус җайланмасыз йөртү һәм җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны аша узучы җәяүлегә өстенлек бирмәгән өчен 2 хокук бозу очрагы ачыкланды.