2021 елның 2 апрелендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алимент түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнарны беренче республика кабул итүе узачак.
Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны башкарма производство яклары видеоконференцэлемтә режимында бирә алачак.
Кабул итүгә 8(843)514-92-21 телефон номеры буенча 30 мартка кадәр язылырга мөмкин. Кабул итүгә язылган гражданнар яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килеп, турыдан-туры идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар.